Көрәшләрдә сынала батырлар
Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына 17-19 февральдә Чаллы шәһәрендә татар-башкорт көрәше буенча узган ярышта Кайбыч егетләре дә катнашты.
Боз сараенда алма төшәрлек тә урын юк, дисәң дә һич арттыру булмас. Безнең республикада узучы көрәш буенча иң зур ярышка Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан, Санкт-Петербург кебек уннан артык зур шәһәрдән дә килгәннәр иде. Дүрт йөздән артык көрәшчене үз эченә алган 50 команда арасында алдагы елларда да җиңүне кулыннан ычкындырмаган көчле көрәшчеләр, спорт мастерлары да бар. Ярышны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге начальнигы Рәиф Вафин быелгы көрәшнең 49 нчы тапкыр үткәрелүен билгеләп узды. Ярышның баш хөкемдары - Россия һәм Татарстанның атказанган тренеры, республика категориясендәге хөкемдар Рәкыйп Фәйзуллин. Ир-егетләр ун үлчәү авырлыгында көрәште.
Кайбыч җыелма командасы составы ярышка район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендә барды. Кайбыч данын район Сабан туйлары батыры Хамис Миңнуллин, Кошманда яшәүче энесе Зөфәр, шушы авылда туып-үсеп, хәзер Казанда укучы Динар Гатауллин, абыйлы-энеле Мәлки егетләре Николай белән Алексей Горшковлар, Кече Мәме көрәшчеләре Петр Козин, Валерий Фомин, Леонид Токсаров, Вениамин Киселев, хөкемдар Сергей Козин, Олы Кайбычтан Раил Хәйретдинов яклады. Көрәш алты келәмдә барды. Безнекеләрдән бу бәйгедә Хамис Миңнуллинга җиңүгә дүрт-биш адым гына калган иде. Әмма дүртенче әйләнештә ул Россия чемпионы, Биектау районы өчен чыгыш ясаган Радик Фәйзуллинга биреште. Иделаръягы районнары арасында бәйгедә Буа - 23, Яшел Үзән - 29, Кайбыч - 33, Кама Тамагы - 34, Апас - 39, Чүпрәле - 41, Тәтеш районнары 46 нчы урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев