Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кубок – Чүти мәктәбендә

    24 мартта Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе спорт залында район мәгариф бүлеге мәктәпләрнең җыелма командалары арасында укучыларның 21 спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярыш үткәрде.

    Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин, командаларны сәламләп, ярыш шартларын җиткергәч, уенга старт бирелде. Ярышларны үткәрүгә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе җитди әзер­лек алып барган. Шуңа уен берьюлы өч өстәлдә алып барылды. Район мәгариф бүлеге ярыш өчен махсус кубок, медальләр, статуэткалар булдырган.

    Егетләр арасында шәхси беренчелектә Чүти мәктә­бен­нән Илназ Биктимеровка тиңнәр булмады. Ул барлык көндәшләрен җиңеп барды. Икенче урынны Ис­ке Тәрбит мәк­тәбеннән Владислав Зайцев яулады. Өченче урын Олы Кайбыч мәктә­беннән Илназ Сәлахиевка бирелде.

    Кызлар арасында да ярыш кискен барды. Федоров­ское мәктәбеннән Алсу Вафина җиңүгә иреште. Надеждино мәктәбеннән Наталья Фадеева икенче урынга чыкты. Өченче урынны Чүти мәктәбен­нән Динара Әхмәтшина алды. Шәхси беренчелектә призлы урыннарга чыгучыларга Рамил Зиннәтуллин Мактау кәгазь­лә­ре, статуэткалар тапшырды.

    Командалар арасында өченче ел рәттән Чүти урта мәктәбе командасы җиңү яулады. Димәк, күч­мә кубок бөтенләйгә аларда калачак. Призлы урыннарга чыккан командаларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: