Лаеклы алмаш үсә
6 апрельдә Буа шәһәренең боз сараенда "Арктика" хоккей клубы призына хоккей буенча турнир үткәрелде.
Әлеге турнирда Буа шәһәренең һәм Кайбыч урта мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге 2002 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар командалары үзара көч сынашты. Хоккей мәйданчыгы булмау сәбәпле, бер ай дәвамында күнегүләр алып бармасалар да, кайбычлылар көндәшләренә нык каршылык күрсәтте. 7:3 исәбенә оттырсалар да, команданың күңеле көр иде. Алар бер ай туктап торганнан соң, кабат тимераякка бастылар. Шунысы үзенчәлекле, буалыларның малайлар командасына каршы, кайбычлыларның бер бишлегендәге кызлар уйнады. Турнир барышында кайбычлылардан Лилия Ильясова иң яхшы капкачы, Рәдиф Сайранов иң яхшы һөҗүмче буларак танылды һәм бүләккә лаек булды. Республика күләмендә призлы урыннар яулаган өлкән класс укучыларына лаеклы алмаш үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев