Медаль белән кайтты
Апас муниципаль районы башлыгы кубогына 1994 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында милли көрәш буенча турнир Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган иде.
Апаста узган бәйгедә ТРның Иделаръягы районнары белән бергә Чувашстан Республикасының Батыр районы командасы да катнашты. Чыгарылыш классларда укучы иң көчле көрәшчеләрнең ярышта катнаша алмавына карамастан, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендәге Кайбыч районы командасы гомуми нәтиҗәләр буенча дүртенче урынга чыкты. Шәхси беренчелектә Кече Мәме авылы егете Станислав Токсаров, 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында өченче урынны яулап, медальгә һәм акчалата бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев