Мәлкинең яшь спортчылары самбо белән шөгыльләнә башлады
Әле кайчан гына бадминтон, тимераякта шуу безнең өчен яңалык булса, хәзер инде алар буенча аерым уңышларыбыз да бар. Ә быел яшь спортчыларыбыз самбо белән шөгыльләнә башлады.
11 февральдә Мәлки авылындагы күпфункцияле үзәктә атаклы самбочылар нәселенең бер вәкиле - Рәфыйк Мадьяров Казан шәһәрендәге "Батыр" көрәш сараенда шөгыльләнүче укучыларын алып килде. Мәлки - көрәшчеләр төбәге. Монда Кече Мәмедә татар-башкорт милли көрәшен үз итеп өлгергән Сергей Козин һәм Валерий Фомин да чыкырылган иде.
- Без гаиләдә алты егет, биш кыз үстек. Олы абыебыз Фәрит Казанда самбо белән шөгыльләнә иде. Ул безне - энеләрен дә спортның шул төренә алып кереп китте. Мин 1969 елда самбо белән шөгыльләнә башладым. Самбо - дисциплина таләп итә.1982 елда Советлар Союзы күләмендә үткәрелгән ярышта призлы урын яуладым. Шул ук елны Париж шәһәрендә үткән самбо буенча дөнья чемпионатында икенче урынга чыктым. 1983 елда Испаниядә дөнья чемпионатында үз авырлыгымда чемпион калдым. Шуннан бирле самбоны ташлаганым юк. Хәзерге вакытта республикабыздагы самбо федерациясенең вице-президенты булып торам. Президенты - сезгә яхшы таныш булган Иван Егоров. Казанда, Биектау, Кукмара, Саба, Чистай районнарында самбо түгәрәкләре эшләп килә. Иделаръягы районнарында самбо секциясе ачып җибәрү максаты белән Кайбычка килдек, - дип үзе белән таныштырды Рәфыйк Мадьяров.
Кунаклар буш кул белән килмәгән. Алар балаларга самбо белән шөгыльләнү өчен махсус тегелгән, төрле үлчәмдәге унбиш комплект курткалар бүләк итте. "Батыр" көрәш сараенда самбо буенча тренер Булат Кадыршин үзе кул астында шөгыльләнүче егетләр белән мастер-класс үткәрде. Мәлкидә дә самбо белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр табылган. Бу көнне егермегә якын укучы килгән иде. Алар арасында кызлар - Яна Митачкина, Анна Бичарина, Анастасия Заказова, Лиана Андреева да бар.
- Узган ел Анастасия Заказова, Анна Бичарина Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча үткән республика ярышларында катнашып, үз үлчәү авырлыкларында дүртенче, алтынчы урыннарга чыккан иде, - диде Мәлки төп мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин.
- Укучылар беренче күнекмәләрне алды. Хәзер тренерлары ярдәмендә осталыкларын арттырырлар. Республикада самбо буенча ярышлар үткәндә егетләрне тәҗрибә тупларга алып барачакбыз. Киләчәктә безнең яшьләр арасыннан да яхшы спортчылар чыгар, дип өметләнәм, - диде район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.
"Спортның самбо төрен халык арасында популярлаштыру өчен аңа балаларны 5-7 яшьтән үк тарта башларга кирәк. Хәзерге вакытта бу юнәлештә шактый эш башкарылды инде," - диде Рәфыйк Мадьяров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев