Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кайбычта Россия Герое истәлегенә көрәш буенча ярыш үтте

«Салават күпере» спорт комплексында якташыбыз — Россия Герое Владимир Козин истәлегенә, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап милли көрәш буенча районара ярыш үткәрелде.

Анда Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле районнары командалары килгән иде. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР буенча милли көрәш федерациясе башкарма директоры, көрәш төрләре буенча спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров, спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин катнашты. Геройның әнисе Анна Козина, тормыш иптәше Людмила Козина, кызлары иң кадерле кунаклар булды. Алар Владимир Козин истәлегенә турнир оештыручыларга, командаларга рәхмәт белдерделәр.

Камандалар каршында Кайбыч сәнгать мәктәбенең «Чәкчәкләр» бию коллективы, баянчылары чыгыш ясады. 

Турнирның баш хөкемдары Раил Фәсхетдинов көрәш тәртибе белән таныштыргач, бәйгегә старт бирелде. Келәмгә иң яшь көрәшчеләр чыкты. Турнирда 26- 80 килограммнан артыграк үлчәү категориясендәге укучылар, 75-100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы ир-егетләр, барлыгы 154 спортчы, Кайбыч районыннан 50 көрәшче катнашты. 

Көн дәвамына сузылган көрәш барышында Кайбыч районы командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокка ия булды. Буа командасы — икенче, Апас — өченче, Чүпрәле районы командасы — дүртенче урында. Командаларга, төрле үлчәү категориясендә җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне Альберт Рәхмәтуллин, Раил Фәсхетдинов, Людмила Козина һәм Айрат Кәлимуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев