Район данын якладылар
Минзәлә шәһәрендә авыл хуҗалыгы районнары арасында традицион рәвештә узучы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярыш узды.
Әлеге ярышта районыбыз данын яклап, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Хәсәнов җитәкчелегендә, составында Ильвир Габдрахманов (Борындык), Владислав Зайцев (Иске Тәрбит), Алексей Горшков (Мәлки), Алсу Вафина (Мөрәле), Лариса Дмитриева (Багай) булган команда катнашты һәм республиканың 43 авыл районы командасы арасында 16 урынны яулады. Шәхси беренчелектә Алсу Вафина 43 хатын-кыз спортчы арасында 8 урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев