Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районара турнирда Кайбыч көрәшчеләре призлы урыннар яулады

14 апрельдә Яшел Үзән шәһәренең 4 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы һәм "Яшел Үзән" газетасы призына татар-башкорт милли спорт көрәше буенча традицион районара турнир үткәрелде.

Анда Яшел Үзән, Буа, Апас, Югары Ослан, Кайбыч районнары, Казан шәһәренең 1995-1996, 1997-1999 елгы яшь көрәшчеләре үзара бил алышты. Мәлки төп мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин җитәкчелегендәге Кайбыч җыелма командасы бу турнирда уңышлы чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Иске Тәрбит урта мәктәбе укучысы Константин Лутцев 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче урынны яулады. Шул ук үлчәү авырлыгында Кече Мәме авылыннан Денис Старшов бронза медальгә лаек булды. Үз үлчәү авырлыкларында шулай ук Кече Мәме авылы егетләре Данил Токсаров һәм Владимир Ворожейкин өченче урыннарны яулады.

18-20 апрель көннәрендә безнең көрәшчеләргә ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына Актаныш районында үтәчәк турнирда катнашу бурычы тора. Бу турнирда да аларга уңышлар теләп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч көрәшчеләр