Шүширмәдәге спорт комплекста бадминтон буенча ярышлар узды
Мәктәп укучылары арасында бадминтон ярышының Шүширмәдәге спорт комплекста узачагын белгәч, бераз гаҗәпләнеп тә куйдым. Чөнки зона, район ярышларының инде күптән монда үткәне юк иде бит. Югыйсә менә дигән спорт комплекслары да бар. Ун еллар элек сафка баскан иде инде ул. Әмма тренерлар булмау сәбәпле, спорт чаралары бөтенләй үткәрелмәде диярлек.
12 ноябрьдә район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге спортның бадминтон төре алга киткән мәктәпләр командалары арасында уздырган ярышта да спорт комплексында бөтен шартлар булуына инанып кайттым. Борындык, Мөрәле, Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләре командалары җыелган иде анда.
Ярыш бадминтонны оста уйнаучыларны һәм көчле командаларны ачыклау максатын күздә тотып оештырылды. Кайбыч бадминточылары уенын күзәтергә Татарстанда Бадминтон буенча федерация вәкиле Әскәр Гәрәев та килгән иде.
- Бадминтонны биш ел элек Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Кукмара районында гына ныклап уйныйлар иде әле. Хәзер аның белән республиканың 32 районында шөгыльләнә башладылар. Димәк, спортның бадминтон төренең киләчәге бар, - диде ул, бүләккә алып килгән воланнарын спорт бүлегенә тапшырып.
Хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин да балаларны спортка тартырга тырыша. Ул авылдагы спорт комплексына биш ракетка һәм воланнар алып килгән, спортчылар өчен кайнар аш та әзерләткән.
Без мәктәптә укыган елларда бадминтон дигән уенның барлыгын да белми идек. Физкультура дәресләренең дә эчтәлеге үзгәрә башлаганмы әллә?
- Безнең Борындык мәктәбендә бөтен укучылар да бадминтон уйный белә. Түгәрәккә дә яратып йөриләр, - ди физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов.
- Әйе, безнең район өчен спортның бу төре яңа әле, - дип сүзгә кушылды район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов. - Кайбыч укучылары түгәрәкләрдә яратып шөгыльләнә башлады аның белән. Балалар саны аз булган мәктәпләр өчен аеруча кулай ул, чөнки волейбол, футбол, хоккей, баскетбол командалары туплап булмый. Бадминтон ярышлары бер ел элек кенә үткәрелә башласа да, аерым уңышларыбыз бар. Җәйге каникуллар вакытында Федоровское һәм Борындык мәктәпләреннән дүрт укучы республика буенча узган бадминтон җыенында булып кайтты. Ә бүгенге ярышка спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнүче мәктәпләрне генә чакырдык. Иң көчле уенчылар шимбә көнне Тәтеш шәһәрендә үтәчәк Республика беренчелегенең зона ярышларында район данын яклаячак. Ярышлар үткәрә башласаң, мәктәпләрнең спорт заллары еш кына буш булмый. Ә биредә менә дигән спорт комплексы тик тора. Монда без бадминтон уйнау өчен барлык шартларны тудырдык, авыл яшьләре, мәктәп укучылары теләсә кайсы вакытта килеп шөгыльләнә ала.
Ярышны Федоровское һәм Борындык мәктәпләре командалары егетләре башлады. Ике мәктәптән дә укучылар көчле уйнады, шулай да федоровскоелылар 2:1 исәбенә отты.
Көн дәвамында барган ярышларның җиңүчеләре дә билгеле булды.
Егетләр арасында Федоровскоедан Марсель Зарипов белән Вадим Моисеевка тиңнәр булмады. Шул ук мәктәптән Айдар Минаҗев һәм Даниил Моисеев өченче урынны яулады. Борындыктан Инсаф Нигъмәтҗанов белән тренерлары Хәмзә Юнысов та уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга чыктылар.
Кызлар арасында да уен кискен барды. Федоровское мәктәбеннән Екатерина Улитина белән Полина Григорьева, барлык көндәшләрен җиңеп, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Икенче- өченче урыннарны Борындыктан Адилә Хөснетдинова, Алисә Вәлиева һәм Фирүзә Хуҗина, Гүзәл Хәйруллина парлары бүлеште. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да катнашты. Аларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды.
- Спортның бу төре белән мин икенче ел шөгыльләнәм. Соңгы вакытларда Казан, Минзәлә, Буа, Алабуга шәһәрләрендә төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашырга туры килде, - ди Екатерина Улитина.
Бу көннән башлап, Шүширмә спорт комплексына яшьләр ешрак йөрер, дип ышанабыз. Ә зона ярышларында чыгыш ясаячак спортчыларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев