Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиада дәвам итә

21 октябрьдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында укучыларның XXI район спартакиадасы кысаларында мәктәпләрнең җыелма командалары катнашында җиңел атлетика буенча ярыш үткәрелде.

Вак кына яңгыр сибәләп, салкын җил исүгә кара­мас­тан, ярышларда катнашучы укучыларның кү­ңеле көр иде. Бирегә мәк­­тәп­ләрнең иң көчле спорт­чылары җыелды. Командалардагы егетләр 100, 800, 1500 метрга, кызлар 100, 400, 1500 метрга йөгерде һәм эстафета (4 х 100) ярышында катнашты.

Бәйгенең төп хөкемдары, район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, 100 метрга йөгерүче егетләргә старт бирелде. Федоровское мәктәбеннән Илмас Габидуллинга бу араны үтәр өчен нибары 13,01 секунд вакыт кирәк булды. Олы Кайбыч мәктәбе командасыннан Рафил Гарәфетдинов (13,72) икенче, Зур Урсактан Илһам Кәримов (13,73) өченче килде.

Федоровскоедан Ксенья Шашлюкова (15,53) беренче килде. Иске Тәр­биттән Людмила Зайцева икенче урынны алды. Олы Кайбыч мәктәбеннән Оксана Корсакова өченче күрсәткечкә иреште.

400 метр арада Татьяна Макарова (Хуҗа Хәсән) иң җитезе булып чыкты. Иске Тәрбиттән Ольга Калпакова икенче, Чүти­дән Диана Смирнова өченче урынны яулады. 800 метр арада да Федоровское командасы вәкиле Айрат Билалиев иң көчлесе иде. Зур Подберезьедан Максим Малюков, лидердан 0,2 секундка гына калышып, финиш сызыгын икенче булып үтте. Чүти мәктәбеннән Игорь Платонов өченче булды.

Узган елларда да төрле ярышларда Зур Урсактан Язилә Сираева еш кына призлы урыннар яулый иде. Ул быел да сынатмады, 1500 метр арада җиңүгә иреште. Иске Тәр­биттән Ольга Калпакова, Хуҗа Хәсәннән Татьяна Федорова икенче, өченче урыннарны алды.

1500 метрга йөгергән егер­ләрдән Айдар Билалиев (Федоровское) беренчелекне яулады. Аның эзенә басып диярлек финишны Чүти мәк­тәбеннән Николай Исаев, Зур Урсактан Илһам Кә­римов үттеләр.

Кайсы команда ничәнче урында булуын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары җиңел атлетика