Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Теннис – җитезләр уены

Мартның соңгы көннәрендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар командалары арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.

Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге үткәргән турнирда тугызынчы класска кадәрге 14, 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында 9 команда катнашты. Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов командаларны сәламләгәннән һәм ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, барлык укучыларга матур уен алымнары, гадел көрәш­тә уңышлар теләде.

Кечерәк төркемдә уйнаучы яшь спортчылар команда беренчелеге өчен чыгыш ясаса, өлкәнрәк төркемдәгеләр, башка еллардагыдан аермалы буларак, ике тапкыр җиңелгәнче, шәхси һәм команда беренчелегенә ярышты.

Бәйгедә катнашкан 29 егет башта дүрт төркемгә бүленеп уйнады, һәр тер­кемнән икешәр җиңү­че финалга үтте. Кызлар ике төркемдә шул ук система буенча ярышты. Алты сә­гатькә якын барган ярышның җиңүчеләре дә ачыкланды. 2000 елгы һәм аннан яшьрәкләр командалары арасында борындыклылар беренче, кайбычлылар - икенче, федоровскоелылар өченче урынны яулады.

5- 9 класслар командалары арасында беренче урынны Чүти мәктәбе командасы яулады. Икенче урынга Олы Кайбыч мәк­тәбе командасы чыкты. Өченче урын борындыклыларга бирелде. Шәхси беренчелектә Чүтидән Илназ Биктимеровка тиң­нәр булмады. Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин белән Илназ Сәлахиев икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Кызлар арасында барган кискен ярышта Чүтидән Динара Әхмәтшина җиңү­че булды. Олы Кайбычтан Эльвира Галәвова икенче урынны яуласа, Иске Тәр­биттән Алина Николаева өченче урынга чыкты.

Команда беренчелеген­дә, шәхси беренчелектә призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч