Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Укытучылар ярышы

31 нче гыйнвар көнне Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбендә Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучылары арасында үзенчәлекле, гаҗәеп күңелле чара үткәрелде.

Көне дә искиткеч матур, сорап алган диярсең! Укытучыларның кәефләре шәп, беркем дә борчылмый. Иске Тәрбит мәктәбенең физкультура укытучылары Ю.Зайцев һәм В.Яковлев ярышларны уздыру тәртибе белән таныштырды.

Кышкы Спартакиада ярышлары башланып китте. Мәктәп моның өчен барлык шартларны тудырган. Кайсы укытучының нәрсәгә сәләтле булуын гына ачыклыйсы...

Чаңгы шуу, шорт-трек (тимераякта шуу), теннис, турникта тартылу, дартс, шахмат, канат тартышу, отжимание кебек спорт төрләрен үз эченә алган әлеге чарада укытучылар бик актив катнашты.Һәр коллектив җаваплылык тоеп хәзерләнгән.

Чаңгы шууда иң яхшы күрсәткечләргә В.Яковлев (Иске Тәрбит), А.Галкин (Мәлки), Т.Абульханова (Иске Тәрбит), А.Губеева (Хуҗа Хәсән) ия булдылар.

Шорт-трек (тимераякта шуу) буенча Ю.Зайцев (Иске Тәрбит), А.Галкин (Мәлки), Н.Полякова (Иске Тәрбит), Л.Горшкова (Мәлки) югары нәтиҗәгә иреште. Иң яхшы теннис уйнаучылар Иске Тәрбиттән: С.Козлов, В.Яковлев, В.Степанова. Шахмат буенча Р.Васильева (Иске Тәрбит), А.Перепелкинга (Хуҗа Хәсән) тиңнәр булмады. Н.Полякова (Иске Тәрбит), Ю.Зайцев (Иске Тәрбит) мишеньгә иң оста атучы булдылар. Турникта тартылу буенча С.Козлов (Чүти) беренчелекне яулады. Т.Абульханова (Иске Тәрбит) күнегүне төгәл ясавы белән сокландырды. Канат тартышуда Иске Тәрбит укытучылар коллективы беренче, Мәлки командасы икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев