Якташлары Галия Кайбицкаяның мирасын кадерләп саклый
Хәбәрләр

Якташлары Галия Кайбицкаяның мирасын кадерләп саклый

Болай да сихри табигатьле Олы Кайбыч авылында татар сәнгатенең якты йолдызларының берсе Галия Кайбицкаяның 120 еллыгына багышланган тантана узды.

Бу яклар күренекле шәхесләргә бай. Биредәге киң күңелле халык, аларның һәрберсен барлап, халкыбызга күрсәткән зур хезмәтләрен оныттырмыйча, шулар үрнәгендә яшь буынга кадерле традицияләрне тапшырып яши. Моннан берничә ел элек халкыбызга Габдулла Тукай белән бергәләп "Туган тел" җырын мирас итеп калдырган Камил Мотыйгыйның 140 еллыгын да зурлап билгеләп үткәннәр иде.

Шунысын да әйтергә кирәк: Галия Кайбицкая – Камил Мотыйгыйның бертуган сеңлесе. Җаек каласының ахуны, "Мотыйгыя" мәдрәсәсенең имам-хатыйбы Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин белән аның хатыны Гыйззинас абыйстаның балалары. Кайбицкая (Кайбычлы) – Галия ханымның сәхнә тәхәллүсе, ягъни кушаматы. Шушы исем белән ул татар сәнгате тарихында үзенең абруйлы урынын алды да инде. Иң әүвәл бу тәхәллүсне абыйсы  Әдһәм ала. Ул да – театр сәнгатебездә билгеле шәхес. Ник дигәндә, аларның әтиләре Мотыйгулла хәзрәт киң карашлы, зыялы, дөньяга ачык күз белән караучы зат була. Ул хәтта үз йортына пианино алып куя, якын кешеләре өчен генә булса да әдәби-музыкаль кичәләр оештыруга да каршы килми. Булачак бөек шагыйрь Габдулла Тукай  белән татар театрының атасы дип саналачак Габдулла Кариев шушы кичәләрдә очрашалар да инде. Әлеге бөек талантларның иҗат бөреләре нәкъ биредә үзләренең барлыгын белдерә, киләчәктә үсеп китәчәк көчләрен, мөмкинлекләрен барлый. 

Шушы игелекле нигездә җитлегеп, ике даһи татар галәменә юл ала. Алар киткәч тә биредәге мохит яшәвен дәвам итә. Әдһәм шул шартларда тәрбияләнә, театр сәнгатенә булган мәхәббәте елдан-ел арта гына тора. Бу исә сеңелләре Әминә белән Галиягә күчә. Тора-бара алар, өй кысасын үтеп, шәһәр күләменә чыга.

Кызлар әлеге тамашаларда катнашып үсә. Ниһаять, 1924 елда Әдһәм абыйлары Әминә белән Галияне турыдан-туры Казанга – театр техникумына алып килә.
Шулай итеп, Әминә белән Галия бергә театр техникумында укый башлый. Галия Мотыйгулла кызы беренче айларда ук Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевнең игътибарын җәлеп итә. Алар аеруча Галиягә зур өметләр баглый. Спектакльләргә җәлеп итәләр, бигрәк тә җырлы рольләрдә сынап карыйлар.

1926 елда Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасы куела. Булатны – Тинчурин үзе, ә Мәйсәрәне Рокыя Кушловская башкара. Аның дублеры итеп техникумда гына укучы Галияне әзерлиләр. Нәкъ шушы спектакльдә аның җырчылык таланты ачылып китә дә инде. 

Шулай итеп, җыр аның гомерлек сәхнә юлдашы булып әверелә. Бераздан Кәрим Тинчурин Булат ролен Ситдыйк Айдаровка бирә. Менә шуннан бирле бу ике талант бергәләп төп рольләрне уйный башлый.

1934 елдан башлап, Галия ханым Мәскәү консерваториясендә ачылган Татар опера студиясе студенты була. Әлеге студияне Камил абыйсының улы Хәмит Төхвәтуллин җитәкләгәнен дә әйтик. Күрәбез, Галия Кайбицкая егерме тугыз яшендә генә опера җырчысы булу юлына килә. Бу, әлбәттә, әлеге профессия өчен шактый соң. Дөнья күләмендә танылган дирижер Натан Рахлин да моның бик сирәк хәл икәнлеген әйткән иде.

Галия апа, опера һәм балет театрында өч дистә елга якын эшләп, дөнья, рус һәм татар опера спектальләрендә төп партияләрне җырлап килде. Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды, халык мәхәббәтен казанды. Хәтта 1943 елның кышкы айларында, атаклы гармунчы Фәйзулла Туишев белән фронтта дистәләрчә концертлар бирүдә катнашып, үзенең батыр рухлы икәнен дә раслады. Окопларда җырлаганда, солдатларның карлы-бозлы йөзләрендә моңлану күреп, күңелләрем тула иде, дип сөйли иде ул. 

Ул гомер буе истәлекләр язды. Юк, үзе белән булган хәлләрне түгел. Аларда Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Муса Җәлил, Фәрит Яруллин, Ситдыйк Айдаров, Ильяс Әүхәдиев, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов һәм башка күренекле шәхесләребезнең эш-гамәлләре, сүзләре теркәлеп калынган. Аларны укыгач, бу бөекләребез белән булган хәл-әхвәлләр, гамәлләр белән танышып, хәйраннар каласың. Хәтта "Узган тормыш хәлләре" дигән җыентык та туплап калдырган икән. Галия ханым аны, Җаектагы үзе исемендәге музейга тапшыру өчен, ул вакытта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшләүче Ренат Хариска биреп калдырган булган. Әмма шагыйрь аны Җаекка үк җибәрә алмаган, аның каравы Галия апага Олы Кайбычта тәгаенләнеп ачылган музейга илтеп биргән. Быел Татарстан китап нәшрияты язмаларны китап итеп чыгарган. Аны Галия апаның оныгы, җөмһүриятебезнең халык рәссамы Ильяс Сәйяр улы Айдаров зәвыклы итеп бизәгән.

Кайбычта уздырылган кичәдә шушы китапны тәкъдим итү дә булды. Әлеге затлы нәселнең күп тармаклы вәкилләре дә катнашкан бәйрәм чын мәгънәсендә шушы авыл тумасы Мотыйгулла хәзрәтнең дөньяда калдырып киткән эзләренең халкыбыз өчен никадәр кадерле, зур икәнлеген күрсәтте. Шул рәвешле, бәйрәмнең оештырылышы, эчтәлеге бик уйланып, Галия апаның, нәсел-нәсәбенең халкыбыз өчен күрсәткән хезмәтләрен төрле яклап күрсәтүгә хезмәт итте. 
Галия Кайбицкаяның юбилей кичәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы белән туры  килүнең дә тирән мәгънәсе бар. Тукай бу кызчыкны бишегендә тирбәткән, кулына да алгалаган, "Елаганда тавышы бик көчле чыга, мөгаен җырчы булыр" , – дия торган булган. Бу сүзләр Аллаһ Тәгаләнең "Амин!" дигән вакытына туры килгән дип әйтергә тулы мөмкинлек бар.

Фоат Галимуллин,
КФУның атказанган 
профессоры, "Ватаным Татарстан" 
газетасыннан


Нет комментариев