Россия ислам институтында «XV Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды.
Якупов укуларының аеруча дулкынландыргыч өлеше "Таян Аллаһка!" Бөтенроссия әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү булды. Әлеге бәйгене 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәргән иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтияте бәйгене Россия ислам институты, "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән берлектә, Россиядә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, иҗади эшчәнлекне үстерү максатыннан үткәрә. Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора.
Быел бәйге шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма номинацияләрендә үтте. Конкурста җиңүчеләр Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, "Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова кулыннан дипломнар һәм бүләкләр алды.
"Таян Аллаһка!" әдәби бәйгесендә Олы Кайбычтан Хәбибә Гыйниятуллина махсус бүләккә лаек булды. Хәбибә – район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинның кызы.
Нет комментариев