Арча агросәнәгать көллиятендә «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дип исемләнгән унсигезенче республика бәйгесе узды.
Анда республиканың 40 районыннан 35 яшькә кадәрге иң яхшы белгечләр җыелды. Бу бәйгедә Кайбыч данын икенче ел рәттән Булат Зиннуров яклады һәм вымпел, сертификат, акчалата приз белән бүләкләнде.
Булат Зиннуровка 19 яшь, ул Кече Кайбыч авылында туып-үскән. Олы Кайбыч урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Казан химия-технология институтының икенче курсында укый. Булат игенче-механизатор һөнәре белән кечкенәдән таныш. Ул — 12-13 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп үскән егет. Унҗиде яшендә комбайн йөртү таныклыгы алган.
Конкурста катнашучылар, ярышларның ике этабын уңышлы үтеп, үз эшләренең чын осталары булуларын күрсәтте. Теоретик өлеш барышында алар тест биремнәрен чиште. Агротехнологияләр, авыл хуҗалыгы техникасын урнаштыру һәм куркынычсызлык таләпләре өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Практик өлештә комбайнчыларга, кыр корабларының төзек булмаган урынын ачыклап, аны тиз арада төзәтү бурычы куелды.
Нет комментариев