Язмышын туган ягы белән бәйләп, намуслы гомер юлын районыбызга тугрылык саклап, тырыш хезмәт белән үткән якташыбыз – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиевның гомер бәйрәменә багышланган тантананың «Яшьнәп яшәргә кирәк» дип аталуында тирән мәгънә бар.
Бу сүзләр аның асылына, яшәү рәвешенә турыдан-туры аваздаш.
Кайбыч мөстәкыйльлек алган көннән алып лаеклы ялга чыкканчыга кадәр – 34 ел буена район башлыгы урынбасары булып эшләгән Рәмис Хәялиев турында юкка гына Кайбычның "аяклы энциклопедиясе" димиләр. Хөрмәтле якташыбызның кем булуы турында Кайбыч халкына озак итеп сөйләп торуның кирәге дә юктыр. Районда аны белмәгән, күрмәгән яисә ишетмәгән кеше юктыр, булса да, бик сирәктер. Өздереп әйтә алам: безнең төбәктә җаны-тәне белән туган җиренә гашыйк Рәмис Рафис улының аяк эзе калмаган бер генә авыл, почмак та юктыр! Ул һәр авылның тарихын, һәр сукмагын һәм, иң мөһиме, мондагы кешеләрнең язмышын, тормышын, яшәешен яхшы белә.
Ул чын мәгънәсендә халыкчан җитәкче булды. Авыл җирлекләрендә узган меңнәрчә җыелышларда халык белән күзгә-күз карашып аралашып, проблемаларын йөрәге аша үткәреп чиште. Рәмис Хәялиев – тыңлаучыларына җылы сүзен дә кызганмаган, шул ук вакытта халыкның тәнкыйтен дә зур түземлек белән тыңлый белгән, үзара салым һәм башка дәүләт программаларының файдасын, сайлауларның асылын райондашларыбызга гади һәм үтемле тел белән төшендерә алган көчле оратор да. Аның татарча да, русча да иркен итеп камил сөйләме тыңлаучыларны һәрчак авызына каратып тора.
Лаеклы ялга чыгучылар, эштән китүчеләр күп, әмма болай зурдан кубып, тулы заллар җыеп оештырылган тантаналы кичә – районыбыз тарихында беренчесе. Бу исә Рәмис Хәялиевның Кайбыч өчен бәяләп бетергесез тирән эзле шәхес булуын тагын бер кат исбатлый. Саф алтынны тузан капламый, диләр. Халыкның кайнар мәхәббәте һәм ихтирамы – моның иң олы бәясе. Мәдәният йортының фойесында оештырылган күргәзмәдә күпьеллык мактаулы эшчәнлеген бәяләүче югары хөкүмәт бүләкләре, аның ярдәме һәм турыдан-туры катнашы белән дөнья күргән китаплар, аның турында матбугатта басылып чыккан дистәләрчә мәкаләләр урын алган иде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлегендә һәм Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева идеясе белән үткәрелгән бу чара бер сулышта узды да китте. Сценарий авторы – Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиевага мактау сүзләре – тантана герое дөньяга килгән көннән алып, бүгенге көненә кадәрге тормышын ачык итеп күзалларга ярдәм итте.
Тамашачылар мәдәният йортын бер мизгелгә генә иксез-чиксез зур диңгез, тамаша залын диңгез дулкыннарында җай гына чайкалучы зур кораб, ә сәхнәне гомер диңгезендәге "Тормыш дулкыннары"нда дигән бер матур утрау итеп күз алдына китерде дә, юбилярның тормышы һәм киңкырлы иҗат юлы буйлап җырлы-моңлы сәяхәткә кузгалды. Сәхнәгә "Кайбыч кызлары" бию коллективы "Сөлге чигәм" биюе белән чыкты, экранда яшь ананың бишектә бала тибрәтүе күренә. Шул арада сәхнәгә биләүгә бала төргән ана (ана образында – хореограф Гөлнара Хәялиева, юбилярның кызы) чыга. Бу балага бик тә яңгырашлы, мәгънәле исем Рәмис дип кушалар. Ул югарыдан аерым билге белән билгеләнгән дигәнне аңлата. Малайның исеме нәсел агачы булган шәҗәрәгә зур хәрефләр белән бизәп языла. Бу малайның мәктәпкә керүен оныгы Әскәр бик матур итеп күрсәтте. Юбилярның мәктәпне тәмамлавын, Мәскәүдәге Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә педагог-инженер белгечлеген алып чыгуы, хезмәт юлын Апастагы һөнәр училищесында башлап җибәрүе, анда эшләгәндә сөйгәне Гүзәл белән өйләнешеп, комсомол яшьләр туе үткәрүләре, комсомолда эшләгән еллары, Кайбыч оешкач, анда эшкә китүе дә тормыш юлын күзалларга мөмкинлек бирде.
Безнең татар халкында гаиләсез кешене канатсыз кошка тиңлиләр. Кайбыч районының мактаулы гражданы Рәмис Хәялиев гаилә корабының ышанычлы капитаны да! Ул матур юбилеен хәләле – Татарстан Республикасының атказанган юристы Гүзәл Газыймҗан кызының 40 еллык тугры тормыш иптәше, улы – Казанда айти белгеч Рушан, кызы – Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең педагог-хореографы Гөлнараның кадерле әтиләре, киленнәре – "Казан Кремле" музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияты музееның баш белгече Раиләнең хөрмәтле кайнатасы, оныклары Зөбәрҗәт, Саҗидә һәм Әскәрнең яраткан дәү әтиләре булып каршы ала. Сәхнәгә бергәләп чыктылар да, кадерле кешеләренә иң матур теләкләрен җиткерделәр. "Рәмисне эшләгән елларында өйдә күрмәдек тә дияргә була, ул баш-аягы белән эшкә чумды. Өйгә кайткач та, телефон аша бик күп мәсьәләләрне хәл итте. Инде лаеклы ялга чыккач, тынычланыр, диванга кырын ятып телевизор гына карап ятар, китап укыр дип уйлаган идем. Кая ул, хәзер дә шулай, өйдә сирәк була, җәмәгать эшләре дип чаба", – диде Гүзәл Газыймҗановна, уенын-чынын бергә кушып. Ә улы Рушанның гаиләсе әтиләренә багышлап матур җыр башкарды. Кызы Гөлнара исә бәйрәм сәламен үзе җитәкчелегендәге "Чәкчәк", "Унике кыз" бию төркемнәре чыгышы аша җиткерде.
Район башлыгы булып эшләвенең беренче көненнән үк хезмәтен аның белән башлаган Альберт Рәхмәтуллин, олуг шәхес – Рәмис Хәялиевның эшлекле якларына тукталып, аны Кайбычның тарихын, бүгенгесен татар дөньясына таныткан талантлы, киңкырлы кеше дип атады. Әнисе ягыннан дүртенче буын туган да икән әле алар. Сәламен җыр белән дә дәвам итте әле ул.
– Сезнең хезмәт юлыгыз – эшкә тугрылык һәм туган якка хезмәт итү үрнәге. Сез дүрт дистә елга якын җирле үзидарә органнарын үстерүгә зур өлеш керттегез. Укытучы хезмәтеннән алып, район башлыгы урынбасарына кадәр юл үттегез. Шушы еллар эчендә сез үзегезне искиткеч оештыручы, стратегик фикерләү һәм муниципаль эш үзенчәлекләрен тирән белү сәләте булган югары квалификацияле җитәкче буларак таныттыгыз, – диде Альберт Рәхмәтуллин. – Кайбыч районының мәдәни мирасын һәм тарихи хәтерен саклауга керткән өлешегез аерым хөрмәткә лаек.
Сезнең ярдәм белән музейлар челтәре булдырылды, дистәләгән һәйкәл һәм мемориаллар куелды. Алар арасында: ун мең якташыбыз исеме язылган Бөек Ватан сугышы мемориалы, сугышчы-интернационалистларга, Социалистик Хезмәт Геройларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, Казан каймасын төзүчеләргә һәйкәлләр бар. Советлар Союзы Геройларын, Дан орденының тулы кавалерларын эзләп табып, халыкка җиткерү өчен гаять зур күп эш башкардыгыз. Сез – район оешкан көннән алып Кайбыч Сабантуеның алыштыргысыз оештыручысы, алып баручысы, төбәк тарихы һәм мәдәнияте буенча күпсанлы китап бастыру инициаторы, Бөтендөнья татар конгрессының актив әгъзасы. Милли-мәдәни автономияләрне координацияләү һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча сезнең эш – күпмилләтле районыбызда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытты. Күпсанлы казанышларыгыз, мактаулы исемегез, медальләрегез – боларның чын дәлиле.
Тантананы алып баручы журналистлар –"Ватаным Татарстан" газетасыннан Илнар Хөснуллин һәм аның тормыш иптәше – "Татарстан– яңа гасыр" телевидениесеннән Ләйсән (Гүзәл ханымның бертуган абыйсының кызы) сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәриповны һәм Иделаръягы районнары – Яшел Үзән, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш, Югары Осландагы вәкилләрен чакырды. Алар Рәмис Хәялиевны конгрессның йөзек кашы дип атады.
Кайбыч оешкач, администрация башлыгы булып эшли башлаган Азат Хәнифәтуллин ул елларны болай дип искә алды.
– Без яңа Кайбыч тарихын Рәмис Рафисович белән икәү бергә буш җирлектә яза башладык. Ул вакытта безнең бернәрсәбез дә юк иде. Аның каравы иң төп көч – туган якка мәхәббәт, эшләргә зур теләк бар иде! Мин төзелеш эшләре алып бару өчен кирпеч эзләсәм, Рәмис Рафисович кадрлар туплады, оештыру эшләрендә кайнады. Нинди генә эш кушсам да, ул аны яратып, җиренә җиткереп башкарды. Рәмис Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә. Мин аңа Россиянең атказанган исемен дә бирер идем әле. Ни өченме? Шулай бервакыт районга ун көнлек гастрольгә танылган җырчы Илһам Шакиров группасы килеп төште. Алып баручылары авырып киткәч, ике кулсыз калды болар, нишләргә белмәделәр. Аптырамагыз, мин сезгә менә дигән алып баручы табып бирәм, дидем һәм Рәмисне тәкъдим иттем. Ул авылларда концертларны шулкадәр яхшы алып барган, хәтта соңыннан аны үзләре белән дә алып китәргә теләделәр. Сүз дә юк, Рәмис – киңкырлы шәхес, аның кулыннан килмәгән бер генә эштә юктыр ул!
Юбилей тантанасында да Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин образына кереп чыгыш ясаган Рәмис Хәялиев чыннан да артистлык сәләтенең зур булуын күрсәтте. Район администрациясендә эшләүче Рәмис Закиров белән бергә безне алар гүя Тукай чорына алып кайтты.
Кайбыч якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәннүр Фәсхетдинов юбилярга кыйммәтле агач – корычагачтан ясалган шахмат бүләк итте: корычтай ныклы бул, син Кайбыч халкына кирәк әле!
Кунаклар арасында юбилярның сабакташлары, хезмәт эшчәнлеген бергә башлаган, төрле елларда бергә эшләгән, җәмәгать эшчәнлеге алып барган, көрәш мәйданнарында бил алышкан, район һәм республика сәхнәләрендә чыгыш ясаган, район тарихына һәм аның күренекле шәхесләренә багышлап чыгарылган китапларны бергәләп басмага әзерләгән, "Казан каймасы" документаль фильмын төшергән хезмәттәшләре дә бар иде. Иске Чәчкаб балалар бакчасындагы беренче тәрбиячесе Ләлә Әдиятуллина аның балачагын әле дә онытмаган булып чыкты.
– Берсендә шулай Чапаев образын тудырырга кирәк булды. Кечкенә генә булса да, Рәмис ул чагында кызыклы тәкъдимнәр белән чыкты – буденовкалар табып кияргә, аларга йолдызлар тагарга. Аңа ияреп, бөтенесе Чапаев булырга теләде, – дип искә алды Ләлә апа.
Юбилярның тагын бер авылдашы, шулай ук туганы Фәүзия Сафина "Кайбыч таңнары" газетасында Хәялиев турында язылган, ул язган һәр мәкаләне горурланып укып чыгуы турында әйтте.
Рәмис Хәялиев башлангыч белемне әнисенең туган авылы – күрше Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылы мәктәбендә ала. Классташы Рузалия Камалиева, сабакташы белән горурлануы турында сөйләп, Борындыктан Зөбәрҗәт Хәйбуллина гармунына кушылып, җырлап та бирде. Ульянково авыл җирлеге башлыгы Наталия Челнокова районда рус мәдәни-милли берләшмәсе җитәкчесе дә. Ул шушы мәктәптә ныклы белем алып, русча камил сөйләшергә өйрәнгән Рәмис Хәялиевның әледән-әле ярдәм итүе турында сөйләде. Апас һөнәр училищесында хезмәт юлын бергә башлап җибәргән Роза Ногманова да яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Училищеда комсомол секретареннән район комсомол комитетының беренче секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгән Рәмис Хәялиев хакында ул елларда икенче секретарь булып эшләгән, хәзер инде Олы Подберезье мәктәбен җитәкләүче Татарстанның халык укытучысы Фәнзилә Биктимерова да җанлы итеп сөйләде.
Комсомол казанында кайнаган фикердәше, дистә еллар дәвамында район Сабантуйларының баш хөкемдары булган Юрий Михайлов исә Хәялиевны яңа яктан ачты: баксаң, ул яшьлегендә көрәшче һәм тренер да булган, көрәшкә командалар туплаган, күп кенә Сабантуй батырларын әзерләгән, үзе дә шул дәрәҗәгә күтәрелгән. Дин әһелләре – район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, район благочинные Николай Ермолаев, иман йортларына ярдәме турында сөйләп, аңа бәрәкәтле гомер теләде.
Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, хезмәттәшләре, педагог Фәнзилә Биктимерова, Олы Кайбыч, Борындык, Кошман авыл җирлекләреннән Илнур Әхмәтов, Алмаз Гайнетдинов, Лилия Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, туганы Фәнис Хәялиев, СВОга гуманитар ярдәм озатуда башлап йөрүче Петр Тараканов, Иске Чәчкаб мәктәбе укытучылары, Ульянковоның "Рябинушка" фольклор коллективы теләкләрен җыр белән бергә үреп бирде.
Студент елларында Мәскәүдә бергә укып, хәзер Израильдә яшәүче дусты, галим Алексей Мошкович сәламен видеокотлау рәвешендә җибәргән.
Тантананың төп сәбәпчесе Рәмис Хәялиев әлеге кичәне оештыручыларга тирән рәхмәтен әйтте, алга таба да Кайбыч районы мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәячәген белдерде.
Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән тантана "Юкка түгел, юкка түгелдер" дигән җыр белән төгәлләнде. Әйе, нәкъ җырдагыча: бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре котлавы
Бу көнне Кайбычта Бөтендөнья татар конгрессының Иделаръягы зонасы җирле оешмалары җитәкчеләренең күчмә утырышы узды. Чарага бу зонага кергән җирле оешмаларның җитәкчеләре чакырылды. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессыннан – башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов алып барды.
Шул ук көнне биредә Бөтендөнья татар конгрессының Кайбыч районы бүлеге җитәкчесе, Кайбыч муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткән, озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Рафис улы Хәялиевның 65 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара оештырылды. Рәмис әфәнде – районда абруйлы, зур хөрмәткә лаек шәхес. Ул җаны-тәне белән милләтебез киләчәге өчен янып йөри, халкыбызның тарихын барлый, тирә-якка сибелгән якташларыбызны барлый, бергә җыя. Күп еллар дәвамында ул Бөтендөнья татар конгрессының Кайбыч бүлеген лаеклы җитәкләп килә.
Әлеге күркәм чарада, мәртәбәле кунак буларак, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Чарада катнашучыларны Ирек Илдусович Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Рәмис Рафис улына Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды.
Рәхмәт хатында мондый юллар бар:
"Хөрмәтле Рәмис Рафисович! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән сезне күркәм бәйрәмегез – 65 яшьлек юбилеегыз белән ихлас котлыйм! Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкы бабаларыбыздан якты мирас булып калган гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә сезнең кебек фидакарьләрнең өлеше зур.
Сез көчле рухлы, ярдәмчел, татар кешесе өчен җан атып торучы шәхес. Киләчәктә дә халкыбызның гамен, жанын тоеп яшәүдә, мәдәниятебезне, сәнгатебезне таныту, милли мирасны киләчәк буыннарга житкерү юлында бердәм булып хезмәт итәргә насыйп булсын.
Юбилей – яңа проектлар башлау өчен бик матур һәм уңайлы вакыт. Алга таба да нәтиҗәле хезмәт, халкыбызның мәнфәгатьләре өчен тагын да озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын! Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез".
Бу хәбәр Татар конгрессының Вконтактедагы битеннән алынды.
Халкымның зыялы шәхесләре
Дөньяга үрнәк шәхесләрне күрсәтә белгән кеше үзе дә затлы шәхес булырга хокуклы. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу очрашуда үзен әнә шундый затлы җитәкче икәнлеген күрсәтә алды. Үз тирәсенә эшлекле хезмәткәрләр туплаган ул. Кайбыч халкының уңган, тырыш, булдыклы икәнлеген күрсәтә алды. Сез – татар нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап. Хезмәт яратучы, хөрмәткә лаек, ачык йөзле, кунакчыл халыкның олы йөрәкле зур шәхесе ул, Альберт Илгизәрович!
Сәхнәдә яңгыраган күп кенә чыгышларда Рәмис Хәялиевның тотрыклы тормыш позициясе, көчле оештыручанлык сәләте, тирән белемле киңәшче булуы ярылып ята. Бу чыгышларны тыңлаганда, Рәмисне үстерүдә минем дә өлешем барлыгын тоеп, күңелдә укучым өчен горурлык тойгылары уянды. Рәмис Хәялиев – зур эпоха кешесе, татарның иң булдыклы, үрнәк шәхесе булып хезмәт итә. Саулык, гаилә бәхете, оныклар мәхәббәте бирсен аңа, Ходаем. Ул – татарны татар итүче шәхес!
Әлфия Мирхәйдәрова, РФ мәгариф отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев