Кайбычның үсеш  темплары сөендерә
Хәбәрләр

Кайбычның үсеш темплары сөендерә

Кайбычка ТР Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәтов килде.

Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Камил Нугаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры Александр Иванов, белгечләр, комбайнчылар Колаңгыда иген басуында каршы алды.

Халык телендә райком кыры дип аталучы бу басуның туфрагы уңдырышлы, аннан елның-елына югары уңыш алына. Быел биредә арпа үстергәннәр. Марат Әхмәтов «Август -Кайбыч» җәмгыяте игенчеләре белән аралашты, эш шартлары, хезмәт хаклары белән кызыксынды. Механизаторларның кәефе яхшы, әмма соңгы аралардагы яңгырлар эшне тулы куәткә алып барырга мөмкинлек бирми. Шуңа да аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.

Алты ел элек аграр университетны агроинженерлык юнәлешендә тәмамлаган Кече Кайбыч авылы егете Ильмир Гашыйгуллин да комбайнчылар арасында. Урып-җыю чорының кылны кырыкка ярырдай чагында белгеч комбайн штурвалы артына утырган. «Август-Кайбыч» җәмгыяте комбайнчылар арасында үзе үткәргән конкурста ул рәттән өч тапкыр лидерлыкка чыккан һәм бүләккә лаек булган. 

— Былтыр «Ягуар»да кукуруз суктырсам, быел «РСМ» комбайнында иген кырларын иңлим. Ә төп эшем — җитештерү участогы начальнигы, — диде Ильмир Гашыйгуллин. —Мин Колаңгы, Олы Урсак, Арыслан, Борындык якларындагы эшчәнлек өчен җаваплы. Хәзер эш шартлары бик уңайлы. Безнең җәмгыятьтә цифрлы технологияләр актив кулланыла. Кырларда рация ярдәмендә аралашабыз. Кәрәзле телефон бар җирдә дә тотмаска мөмкин бит, ә рация бик уңайлы. 

Басудан соң, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең Ульянково авылында урнашкан мега-фермасына юл тоттылар. Генераль директор Александр Иванов, терлекчелек белгечләре белән бергә, әлеге ферма комплексы белән таныштырып чыкты. Ул бу ферманы төзүгә кертелгән инвестиция күләменең биш миллиард сумнан артып китүен әйтте. «Август-Кайбыч» районда эшли башлаганнан бирле инвестицияләрнең гомуми күләме 11 миллиард сумга җиткән. Мега-комплекста сыерлар «Карусель» системасы буенча савыла.

— Минем Кайбычка беренче генә тапкыр килүем түгел. Районның төрле чорларын күрергә туры килде. Авыр вакытларын да, катлаулы һәм хәтта инде хезмәт хакы белән проблемалар булган вакытларын да. Бүген, Кайбычтагы үсеш темпларын күреп, сөенеп китәм. «Август-Агро» кампаниясе тарафыннан районга миллиардларча инвестиция кертелә,— диде Марат Әхмәтов. — Яңа файдалануга тапшырылган сөтчелек комплексын сокланып карап чыктык. Монда бер түбә астында 4000ләп сыер асрала, 128-130 тонна сөт җитештерелә. Яңа технологияләр нигезендә җитештерүчән эшлиләр. Сүз дә юк, биредә эшләүче хезмәтчәннәргә мондый эш шартларына ияләнү җиңел булмагандыр. Әмма, ничек кенә булмасын, бүген бу комплекс сәгать кебек эшләп тора. Инде иген басуларына килгәндә шуны әйтәсем килә. Әйе, табигать безне яңгырлар белән сыный. Кайбычта игенчелек өлкәсендәге революцион үзгәрешләр турында бик күп сөйләргә була. Тынгысыз, үсеп бара торган Кайбыч җиренә киләчәктә дә инде бер яңалык, үзгәреш эзләргә кирәктер. Чөнки менә шундый көчле инвесторлар, шундый игенчелек культурасы булганда, яңадан башка төрле үсеш чыганаклары да кирәк. Сөенәм һәм уңышлар телим Кайбычка.

Марат Әхмәтов Кайбычта игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлекне уңай бәяләде.


Нет комментариев