Кайбычлылар авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге Кайбыч делегациясе «Тат АгроЭкспо» агросәнәгать комплексының дүртенче махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды.
Ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
Делегация составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, «Август-Кайбыч» агрофирмасы директоры Александр Иванов, «Родина» агрофирмасының башкарма директоры Иван Чекмарев, генераль директоры Радик Миңнуллин, «Туган як-Агро» җәмгыятенең баш инженеры Ирек Тимершин, шәхси эшмәкәрләр Фәрит Зиннуров, Равил Җәләлиев һәм Марат Садриев бар иде.
Күргәзмә илнең агросәнәгать комплексы вәкилләренең аралашып тәҗрибә уртаклашуына һәм предприятиеләрнең казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Экспо зициядә төп урын авыл хуҗалыгы техникасына һәм төрле тармак лар өчен җиһазларга бирелде. Ике көн дәвамында Россиянең 33 төбәгеннән 208 компания үз продукциясен, игенчелек һәм терлекчелекнең нәтиҗәле технологияләрен тәкъдим итте.
Эшлекле программа кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы да узды. Анда министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район башлыклары, шулай ук республика агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев