Колаңгыда туып-үскән Милана Җамалетдинова  суда балык кебек йөзә
Хәбәрләр

Колаңгыда туып-үскән Милана Җамалетдинова суда балык кебек йөзә

Колаңгыда яшәүче Җамалетдиновлар гаиләсе зур шатлыклары белән уртаклашты. Аларның Казан шәһәрендә яшәүче кадерле оныклары – уникаль талант иясе Милана синхрон йөзү буенча Россиянең спорт мастеры дигән исемгә лаек булды!

Яшь булуына карамастан, унөч яшьлек спорт мастеры Милананың уңыш юлы соклангыч. Ул зур спортка беренче адымнарын  ике яшендә үк Олы Кайбычның "Салават күпере" спорт комплексы бассейнында ясый. Данлыклы спортчының чишмә башы нәкъ менә шушында – туган төбәгендә башлана. 2016 елда гаилә Казанга күчеп китә. Хәзерге вакытта Ватан сагында – махсус хәрби операциядә катнашучы кыю әтисе Руслан да, яраткан әнисе Лия дә кызыксынучан кызларының зур талантын  сизеп ала һәм аңа һәрьяклап ярдәм итә.

Спортчы тормышы –  даими­ хезмәт һәм дисциплина. Милананың графигы минутлап саналган: мәктәпкә барырга, дәресләргә әзерләнергә, тренировкаларга йөрергә,  ярышларда чыгыш ясарга кирәк. Тырыш кыз Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ханты-Мансийск, Новосибирск кебек Россиянең дистәләгән эре шәһәрләрендә узган ярышларда Татарстан данын зур горурлык белән яклый.

Кызның тырышлыгы үз җимешләрен бирә: РФ Спорт министрлыгы карары нигезендә, 2024 елда Милана спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ирешсә, быел инде ул – синхрон йөзү буенча Россиянең спорт мастеры!

Яшь спортчыны зур уңышы белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кайнар котлады. Ил күләмендә танылган кыз белән чиксез горурлануын белдереп,  аңа спорт дөньясында яңадан-яңа үрләр һәм җиңүләр теләде.

Милана үзенең туган җирен,  Кайбыч ягын, туганнарын җаны-тәне белән ярата. Ул җәйге каникулларын һәрвакыт Колаңгыда – кадерле дәү әнисе Әминә һәм дәү әтисе Гомәр янәшәсендә үткәрергә тырыша.

Җамалетдиновлар гаиләсе Милананы зур спорт дөньясына әзерләгән тренерлар Регина Абазадзе, Екатерина Кыямовага, шулай ук "Акватика" республика олимпия резервы спорт мәктәбе коллективына рәхмәтле. Нәкъ менә аларның хезмәте һәм Милананың какшамас ихтыяр көче яшь кызны җиңү пьедесталына алып меныә. Миланага алга таба да олимп биеклекләрен яулавын, Татарстан һәм Кайбыч якларын бөтен дөньяга танытуын телибез!


Нет комментариев