Мөрәле авылында үткәрелүче мәдәни чараларда һәрвакыт актив катнашалар
Хәбәрләр

Мөрәле авылында үткәрелүче мәдәни чараларда һәрвакыт актив катнашалар

Артист халкы әйтмешли, әле яңа гына табадан төшкән шигырем белән сәлам юллыйм.

Урам көен өздереп,
Сөрән салып авылга.
Күбәләктәй оча күңел,
Әйдәп кичке уенга.
Тальян гармун моңнары
Чиртә күңел кылларын.
Гөрли алан, җырлый мәйдан
Татар халык җырларын.
Дус, туганнар җыелганнар,
Кайткан читтән кунаклар.
Такмак әйтә, уйный, көлә
Калма читтә, кушыл әйдә.
Яшь егетләр, яшь кызлар,
Бар да матур, сылулар.
Эх, яшь чагым булсамы, дип
Дәрт яңарта олылар.
Бер яшьлектә, бер картлыкта,
Күңел ачыйк куәт барда.
Гореф-гадәт, йолаларны
Үсәр күреп балалар да.

Мөрәледә узган кичке уенга күрше Федоровское, Кошман авылларыннан, Казан, Яшел Үзән, Лондоннан, Сызрань шәһәреннән, Чиләбе өлкәсеннән кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар, оныкларын җитәкләп, әби, бабайлар килгән. Елдан-ел камилләшә ул, кеше күбрәк тартыла башлады. Бәйрәм тамашасын «Ялкын» төркеме алып барды. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исәнлек-саулык, гаиләләренә сабырлык теләп, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, алар — илебезнең горурлыгы. Көн кояшлы, матур булды, ә кичкә авышкач, җылы яңгыр явып узды. Кичке һавага үлән, чәчәк, агач кайрысы исе таралды. «Ялкын» төркеме авыл халкын уен аралаш, матур җырлары белән сөендерде. Җыр җанны дәвалый. Һәр кешенең күңелендә бүген бәйрәм рухы. Олылар белән балалар да төрле уеннарда катнашты. Кечкенә балалар дәртле музыкага кушылып бииләр, аннан мәйдан тирәли куышлы уйнап китәләр. Читтән кайткан кунаклар да, уеннарда катнашып, күңел ачтылар. Халкыбызны шундый мәдәни чаралар берләштерә, күптәнге гореф-гадәтләрне, милли уеннарны, борынгы көйләрне, җырларны искә төшереп тора.

Яныма килеп елмаеп, исәнләшеп, кочып алып сәлам бирүчеләр дә, урын тәкъдим итүчеләр дә булды. Миңа карата булган ихтирам, хөрмәт өчен авылдашларыма ихлас рәхмәтлемен. Күңелемне рәхәтлек биләп ала.

«Йөзек салыш», «Кәләпүш» уеннарында җәза алучылар такмак әйтешеп биеде, җырлады, шигырь сөйләде. Талия Тимершина белән Минзилә Сибгатова илгә-көнгә тынычлык, барлык авылдашларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык, икенче елга тагын шулай очрашулар насыйп булсын дип теләкләрен җиткерде.

Читтән кайткан кунакларның да фикерләрен ишетәсем килде.

— Без гаиләм белән Чиләбе өлкәсеннән кайттык. Үзем Мөрәледә туып-үстем, мәктәп тәмамладым. Тормыш иптәшемнең әнисе бу авылдан, ул әбисенә кунакка кайтып йөрде. Кичке уенда таныштык, гаилә кордык, ике ир-егет үстердек, оныгыбыз бар, 50 ел гомер итәбез. Улларыбыз белән гел татарча сөйләшәбез, үзләре дә үзара татарча аралаша. Кичке уенга килгәндә, һәр көнне клубка чыга идек, яшьләр күп, чөнки һәр йортта 6-10шар бала. Төрле уеннар уйныйбыз, "Зәлидә"гә биибез. Гармунчылар күп иде, гармун тавышы күңелләрне җилкендерә, бик күңелле була иде. Олыгаябыз, бу күңелле мизгелләр әле кичә генә булган кебек. Бүген күп кенә сыйныфташлар белән очраштык, бар да олыгайган. Мәктәп елларын, үсмер чак, яшьлекнең иң кызыклы мизгелләрен көлешеп, сагынып искә төшереп алдык, — диде Гөлнур Гайфуллина.

— Без дә кичке уенда таныштык. Исемем Наилә, иптәшем Илдус. Безнең танышу бик кызык булды. Үзем Казанда туып үстем. Каникулларда абый, апаларым, энем белән авылга әбигә кунакка кайтып йөрдек. Авыл яшьләре белән кечкенәдән аралашып үскәнгә, татарча яхшы сөйләшәбез. Әлегә кадәр таныш булмаган бер егет гел минем янымда бөтерелә башлады, курка калдым. Кызлар мине өйгә озатып куйды. Озак та үтмәде, бу егет безгә килеп керде. Минем исемем Илдус, әти, әни белән Кошманга кунакка кайттык. Наиләне кинога чакырам. Апа, әби, кызыгызны зинһар җибәрегез инде, ничек алып китәм, 4 сәгатьтән кайтарып куям, борчылмагыз, менә сезгә кул сәгатем белән паспортымны калдырам, дип үтенеп сорый. Апа белән әби, җизнәсе рөхсәт бирсә барырсыз, бер дә күрмәгән ир-атка төнгә каршы 18 яшьлек баланы ышандыра алмыйбыз диләр. Мин бөтенләй бүлмәгә бикләндем. Җизнидән рөхсәт алгач, киттек. Әти, әнисе, туганнары белән таныштырды шул көнне. Бер айдан кайтты, өйләнештек, ике бала үстердек, оныклар сөябез. 53 ел тату гомер итәбез, — дип сөйләде Сызраньнан кайткан кунак.

Бәйрәмдә җыр-бию, уен көлке тынып тормады. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән тәмле чәй табыны әзерләнгән. Кайнар коймактан авыз иттек. Мондый күңелле чаралар алга таба да гөрләп узсын. Күтәренке күңел, җылы фикерләр белән кичке уеннан өйләргә таралыштык.

Мәдинә Салавиева, 
Мөрәле


Нет комментариев