“Пирамида” күңел-ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды
Хәбәрләр

“Пирамида” күңел-ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды

Анда конкурсның супер-финалында призлы урыннар яулаган балалар катнашты.

“Пирамида” сәхнәсендә биегән “Авыл денс” халык бию коллективы чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Бии-бии остарып беткән яшь биючеләребез республика күләмендә беренче урынга чыкты! Бу лаеклы җиңү! Тынгысыз җанлы җитәкчеләре, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова кул астында шөгыльләнеп, алар елдан-ел уңышка ирешә, җиңү арты җиңү яулый. Рамилә апаларына да, биергә өйрәтүче хореографлары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алгиз Фәйзуллинга да бик рәхмәтле биючеләр. Ата-аналар да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Авыл денс” халык бию коллективы зур бүләкләргә лаек булды.


Нет комментариев