Бәйрәм белән.
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм! Җаваплы хезмәтегез, киңкырлы эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Замана үзгәргән, тормышка яңа технологияләр үтеп кергән саен катлаулана барган эшегез сабырлык һәм тырышлык сорый, чөнки һәр яңа буынны тулысынча уку процессына җәлеп итү, кызыксындыра алу өчен укытучының үзенә дә замана белән бергә атлау таләп ителә. Укытучы биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәт һәр кешегә тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Мөгаллимнәрнең җаны-тәне белән бирелеп эшләүне таләп иткән һөнәрләре, үзләрен мәктәпкә багышлаулары бәяләп бетергесез олы хезмәт. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим.
Нет комментариев