Татарстанда АИ-92 маркалы бензинның литры 68 сумга кадәр кыйммәтләнде
Хәбәрләр

Татарстанда АИ-92 маркалы бензинның литры 68 сумга кадәр кыйммәтләнде

Татарстанда 24-31 августта АИ-92 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде.

Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бер атна эчендә АИ-92 маркалы бензин 0,8 процентка кыйммәтләнде. Хәзер аның литры 68,11 сум тора. Дизель ягулыгының бәясе 0,7 процентка артты һәм бер литры 80,81 сумга җитте.

АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензиннарның бәясе үзгәрмәде. АИ-95 элеккечә үк — 73,81 сум, ә АИ-98 98,07 сум тора.

2026 ел башыннан Татарстанда АИ-95 маркалы бензин аеруча нык кыйммәтләнде. 2025 елның декабре белән чагыштырганда, аның бәясе 16,95 процентка артты.

АИ-92 маркалы бензин ел башыннан бирле −16,48 процентка, АИ-98 13,75 процентка кыйммәтләнде. Дизель ягулыгының бәясе 11,62 процентка артты.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев