Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.
Сизелерлек явым-төшем булмый. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнлә һаваның минималь температурасы +2...+7 градус, көнбатышта +12 градуска кадәр. Көндез максималь температура +18...+23.
Казанда көндез максималь температура +19...+21 булачак.
Нет комментариев