Татарстанда нинди очракларда ОСАГО полисын рәсмиләштерү таләп ителми
Хәбәрләр

Татарстанда нинди очракларда ОСАГО полисын рәсмиләштерү таләп ителми

Транспорт чаралары хуҗалары өчен автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы (ОСАГО) гадәттә автомобильне эксплуатацияләгәндә кирәк.

Әмма законнар нигезендә иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү таләп ителмәгән кайбер очраклар да бар. Нинди очракларда ОСАГО полисын рәсмиләштерү таләп ителми — «Татар-информ» материалында.

Мәҗбүри иминиятләштерү кагылмый:

— 20 км/сәг тән артык тизлек белән бара алмый торган;

— Дәүләт автоинспекциясендә исәпкә куелырга тиеш булмаган;

— Россия Федерациясе Кораллы Көчләре милкендә булган;

— чит илләрдә теркәлгән һәм халыкара иминият системалары кысаларында иминиятләштерелгән;

— җиңел прицепларга караган;

— традицион типтагы тәгәрмәчләр белән җиһазландырылмаган транспорт чараларына.


Нет комментариев