Кайбычның ЮХИДИ бүлеге начальнигы: «Юлдагы иминлек — һәркемнең үз җаваплылыгы»
Иминлек

Кайбычның ЮХИДИ бүлеге начальнигы: «Юлдагы иминлек — һәркемнең үз җаваплылыгы»

«Юлларда җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү — безнең иң мөһим бурычыбыз», — диде Кайбычның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов.

Караңгы төшкәч юлларда хәл аеруча катлаулана: кичке һәм төнге сәгатьләрдә теркәлгән аварияләр саны көндезгедән күпкә югары.

Төп проблема җәяүлеләрнең ялгышуында күренә: алар еш кына машина йөртүче үзләрен күрә дип уйлый. Каршыга килүче автомобиль фаралары яктысында караңгы киемдәге кеше юл фоны белән кушыла һәм бөтенләй күренми башлый. Шофер аны бик соң гына күреп ала. Шул ук вакытта киемнәрдәге яктылык кайтаручы (фликкер) элементлар җәяүлеләрне ерактан ук күренерлек итә һәм аларның тормышын саклап калырга булыша.

Илфат Әхмәтов әйтеп узганча, киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган җәяүлене шофер караңгыда 30 метр ераклыктан гына күрә ала. Машина якын яктылык (ближний свет) белән барганда, фликкерсыз кеше 25-40 метрдан гына күренә, ә яктылык кайтаручы элементлар булганда, бу ара 130-140 метрга кадәр арта. Ерак яктылыкны (дальний свет) кабызганда исә, фликкерлы җәяүле 400 метр ераклыктан ук күзгә ташлана. Автоинспектор сүзләренчә, җәяүлене күрү ераклыгы — ул төп «куркынычсызлык чиге». Күрү мөмкинлеге никадәр түбән булса, авария килеп чыгу куркынычы шулкадәр югары. Нәтиҗәдә, яктылык кайтаручы фликкерларны киемгә хәрәкәт иткән вакытта томаланмаслык итеп урнаштырырга кирәк. Үлем очракларын һәм юл җәрәхәтләрен киметүдә Дәүләт автоинспекциясенең генә тырышлыгы җитми — һәр кеше юлдагы куркынычны аңларга һәм үз тормышы өчен җаваплы булырга тиеш.

Соңгы елларда юлларда автомобильләр саны һәм хәрәкәт киеренкелеге бермә-бер артты. Шунысы мөһим: шофер җәяүлеләр кичүендә туктап юл биргәндә, җәяүле үзен уңайлы һәм куркынычсыз сизә. Киемендә яктылык кайтаручы элементлары булган җәяүле машина йөртүчедә зур хөрмәт уята. Чөнки ул үз иминлеге турында гына түгел, шоферны да авыр хәлгә куймау хакында уйлый.


Нет комментариев