Укытучылар көне белән!
Хәбәрләр

Укытучылар көне белән!

Бәйрәм белән.

5 октябрь — Халыкара укытучылар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Халыкара укытучылар көне белән котлыйм! Хезмәтегез бәяләп бетергесез һәм тирән хөрмәткә лаек. Сез белем дә бирәсез, шәхес формалаштырасыз, һәр укучының потенциалын ачарга ярдәм итәсез һәм яңа казанышларга илһамландырасыз. Мәгариф учреждениесе — балалар өчен белем алу чыганагы гына түгел, ә яхшылык һәм яманлыкны аерырга, намуслы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, туган якны яратырга өйрәтүче икенче йорт та ул. Сез балаларда иң яхшы сыйфатлар тәрбиялисез, фикер йөртергә, иҗади көндәшлеккә сәләтле шәхесләр һәм кече Ватаныгызның патриотлары булырга өйрәтәсез. Безнең район мәктәпләрендә укучыларны укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бездә үз хезмәтендә традицияләргә тугрылыкны һәм заман белән бергә атларга омтылуны оста берләштергән, укыту процессына инновацион­ эшләнмәләр керткән талантлы укытучылар эшли. Хезмәтегез, зирәклегегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Укучылар белән аралашу һәр көн шатлык китерсен, ә сезнең тырышлыгыгыз һәрвакыт аларның уңышлары һәм танылуы белән бүләкләнсен. Яшь укытучылар өчен үрнәк булган, үз һөнәренә тирән тугрылык үрнәге булып хезмәт итүләрен дәвам иткән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тыныч күк йөзе телим.


Нет комментариев