Бәйрәм белән.
Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, бөтенроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:
— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, кадерле укытучылар, тәрбиячеләр һәм педагогик хезмәт ветераннары! Көзнең матур бу көннәрендә без иң абруйлы һәм җаваплы һөнәр ияләрен хөрмәтлибез. Нәкъ менә сез туган төбәгебез һәм бөтен илебезнең киләчәгенә нигез саласыз. Сезнең хезмәтегез тирән белем, югары профессионализм гына түгел, гыйлем, зирәклек, зиһен, сабырлык та таләп итә. Укытучы — ул һөнәр генә түгел, ә фидакарьлекне таләп итә торган һөнәр. Сез шәхес формалаштырасыз, балаларның сәләтен ачасыз, аларны тирән фикер йөртергә, башкаларны кайгыртырга, гадел булырга, үз-үзләренә ышанырга өйрәтәсез. Балалар бакчалары хезмәткәрләре — сабыйларны олы тормыш бусагасында каршы алучы, аларны дуслашырга, дөньяны танып белергә өйрәтүче беренче остазлар. Педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бәяләп бетергесез тәҗрибәгез, сайлаган эшкә тугрылыгыгыз —хөрмәткә лаек. Без бүген дә эшчәнлегебездә сезгә таянабыз. Заманча мәгариф системасы безнең алга яңа бурычлар куя. Сезнең көндәлек тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә укучылар олимпиадаларда һәм имтиханнарда яхшы нәтиҗә күрсәтә. Балалар бакчалары бәхетле балачак һәм һәрьяклап үсеш территориясенә әйләнә. Сез цифрлы технологияләрне тирән үзләштерәсез, яңа методик ысуллар кулланасыз. Кадерле дуслар! Хезмәтегезгә тугрылыгыгыз, йөрәк җылыгыз, белемегез һәм игелегегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләремне кабул итегез. Сезгә иксез-чиксез энергия, иҗади илһам, һөнәри уңышлар һәм бәхет телим. Әйләнә-тирәгездә һәрвакыт рәхмәтле укучылар, ата-аналар һәм ярдәмчел хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә нылы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек һәм тынычлык телим.
Нет комментариев