Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган викториналар узды

Хуҗа Хәсән мәктәбенең башлангыч һәм 8 сыйныф укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан мавыклы чаралар оештырылды.

Бәйрәм барышында укучылар Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен сынадылар.

Балалар викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Актив катнашучыларның белемнәре югары бәяләнде һәм алар дипломнар белән бүләкләнделәр.

Мондый чаралар үсеп килүче буында татар теленә һәм милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләүдә, Тукайның бай иҗади дөньясын ачуда зур роль уйный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев