Минем әнием Алсу исемле. Ул — гаиләбезнең кояшы, өебезнең җылысы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган иң кадерле кешебез.
Әнием Буа шәһәрендә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. 1998 елда, укуын тәмамлап, юллама буенча Бәрлебашы мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып эшкә кайта. Бер ел дуслашып йөргәннән, әтием Илдар белән гаилә коралар. Шул көннән башлап, алар тормыш юлын бергә уза, безне — өч балаларын тәрбияләп үстерәләр.
Әнием үз эшен, бигрәк тә балаларны ярата. Ул мәктәптә укучыларына белем һәм тәрбия бирсә, өйдә безнең өчен иң якын дус, киңәшче һәм ярдәмче булып. Балачагыбыз матур хатирәләргә, шатлыклы мизгелләргә бай булсын өчен бөтен көчен куя. Һәр бәйрәмне үзенчә бизи, гадәти көннәрне дә истә калырлык матур вакыйгага әйләндерә белә.Әниемнең куллары чын мәгънәсендә алтын! Нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп, күңел җылысын кушып башкара. Матурлык тудыру — көндәлек тормышының бер өлеше. Мәктәптәге җаваплы эшеннән соң да яңа идеяләр уйлап табарга, аларны тормышка ашырырга вакыт һәм илһам таба.
Фотода әниемнең Олы Подберезье авылында икенче ел рәттән үткәрелгән кабак бәйрәменә әзерләнгән мизгеле сурәтләнгән. Ул бәйрәмгә чын көзге әкият тудырырга тырыша. Гап-гади кабактан, нарат күркәләреннән, чыршы ботакларыннан һәм агач кисемнәреннән искиткеч матур композицияләр ясый. Кул астындагы табигый материалларны оста итеп берләштереп, аларга яңа сулыш өрә. Мин дә әниемә бу эштә ярдәм итәм. Төрле кул эшләренә өйрәнәм, матурлыкны күрә һәм кадерли белергә тырышам. Әниемнең фантазиясенә, тырышлыгына һәм осталыгына сокланам. Минем өчен әнием — оста куллы һөнәрче генә түгел, ә иң сабыр, иң назлы һәм иң гүзәл кеше дә.
Кадерле әнием! Синең белән горурланам! Һәрвакыт шулай шат күңелле, иҗади, матурлык тудыручы булып кал. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм күңел тынычлыгы телим. Безне яратып, кайгыртып үстергәнең өчен зур рәхмәт! Мин сине бик яратам!
Нияз Әскәров, Бәрлебашы мәктәбе укучысы, 11 яшь
Нет комментариев