Хәбәрләр

Йөрәк җылысы бүләк итүчеләргә: Россиядә Әниләр көне якынлаша

Иң җылы һәм күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне якынлаша. Бу көндә без гомер бүләк иткән, назлы сүзләре, кайгыртуы һәм йөрәк җылысы белән һәрвакыт янәшә булган газиз әниләребезгә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белдерәбез.

Кече Кайбыч авылында яшәүче Айгөл Солтанова — өч бала әнисе. Алты яшьлек улы Раил, дүрт яшьлек кызы Назгөл һәм бер яшь тә алты айлык төпчеге Язгөл — әниләренең иң зур бәхете, илһам чыганагы. Балалар сәнгать мәктәбендә педагог булып эшләүче Айгөлнең һөнәре дә иҗат белән бәйле. Ул сабыйларын талантлы итеп тәрбияләргә тырыша.

Россиядә Әниләр көнен рәсми рәвештә бәйрәм итү турындагы Указга 1998 елның 30 гыйнварында ул чактагы Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин кул куя. Бәйрәмне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтү карары кабул ителә. Аның төп максаты — аналарның тормыштагы әһәмиятен аңлату, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әниләргә карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен арттыру.

Әни — һәр кеше тормышындагы иң кадерле, иң якын кеше. Аның мәхәббәте, сабырлыгы, хәер-фатихасы гомер буе озата бара. Баласы өчен борчылып яшәгән, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган әниләребезнең кадерен белү, аларны сөендерү өчен махсус бәйрәмне көтәргә кирәкми.


Нет комментариев