Тормыш юлын намус белән узган тыл хезмәтчәне
Безгә язалар

Тормыш юлын намус белән узган тыл хезмәтчәне

Хужа Хәсән авылы җирлегендә бүгенге көндә ике тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Вакыт үткән саен, аларның саны кимеп бара. Нишлисең, тәкъдирдә шулай язылган бит. Аларның берсе – авылдашым Лиза апа.

Елизавета Данилова (Мартынова) 1931 елның 15 ноябрь иртәсендә Хуҗа Хәсәндә туа. Шушы авылда үсә. Әти-әнисе колхозда эшләгән, балалар, бер-бер артлы якты дөньяга аваз салып, тәгәрәшеп үскән. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы, бөтен өметләрен, хыялларын юк итеп, бала чакларын алып кына калмыйча, аларны ятим дә иткән. Лиза апаның әтисе Антон Яковлевич сугыш башлангач ук военкоматка чакырыла һәм сугышка алына. Октябрь аенда чолганышта калып, әсирлеккә эләккән һәм Польшада концлагерьдә 1941 елның декабрендә җәзалап үтерелгән. Аның хәрби язмышын соңрак Лиза апаның оныклары ачыклый. Шулай итеп, әнисе Евдокия­ апа алты бала белән тол кала. Кием-салым җитешми, ашау начар була. Елизавета авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итә алмый. Әнисенә булышып, колхозда яшелчә бригадасында эшли.

Сугыштан соң яшьләрне юл төзелешенә, урман кисәргә җибәрәләр. Лиза апага бу эшләрне дә башкарырга туры килә.

Күп авырлыклар күрсә дә,  тыныч кына "Ул елларда барыбызның да язмышы бертөсле булды. Бергә еладык, бергә күңел ачтык", –  ди ул. Әмма, авылдашларыбызның әтиләре исән-сау әйләнеп кайта башлагач, бик кыен булды. Әнием белән кочаклашып елый идек", –  дип, яшьле күзләрен сөртеп алды.

Тормыш арбасы тәгәри, яшьлек тә үзенекен итә. Елизавета,  1956 елда авылдашы Георгий­ белән гаилә корып, алты балага гомер бүләк итеп, матур гомер кичерәләр. Георгий Турминский­ авылында подстанциядә  электромонтер булып эшли, авылдашларыбызга электр уты кертәләр. Ә инде Лиза апа колхозда яшелчәчелектә, төрле эшләрдә эшли, шикәр чөгендере үстерәләр. Безнең колхозда чөгендер күп үстерелгән һәм уңышы әйбәт булган. Соңрак Георгий абый колхозда терлекчелектә эшли. 2002 елда авырудан вафат була.

  1. Лиза апа бүген улы Валерий белән яши. Балалары, оныклары төрле якларга таралсалар  да, әниләре янында еш була. Әлбәттә, кече кызлары Лариса тормыш иптәше Владик белән әнисенең ярдәмчесе һәм куанычы, чөнки алар күрше Иске Тәрбит авылында яши һәм һәр көн аралашалар. Лиза апа бүгенге тормышыннан бик канәгать, ул алты баласына, 16 оныгына куана, аларның уңышлары, эшләре турында даими сорашып тора. Ә инде тагын 16 оныкчыкларына алдагы тормышларында куанычлы мизгелләр булсын иде, сугышлар бетсен диеп тели. Әлегә бер оныкчыгы гаиләле, бәхетләре булсын, мин онык-оныкчыклар күрергә хыялланам әле, ди ул. Лиза апа җәйләрен бакчада эшли, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. "Кайбыч таңнары" газетасының һәр санын көтеп алам һәм укып барам, ди. Аңа 95 яшь.

Зур, матур юбилее белән аны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова  котлады һәм Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырды, матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук юбилярга авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да озын гомер, сәламәтлек теләп, бүләген бирде. Бу очрашулар соңгысы булмасын дигән теләктә, Лиза апа белән саубуллаштык.

Ольга Боярина, Хужа Хәсән авылы җирлегенең ветераннар советы рәисе


Нет комментариев