Район юлларында 10 ай эчендә 27 исерек шофер тоткарланган
Иминлек

Район юлларында 10 ай эчендә 27 исерек шофер тоткарланган

Исерек шофер, руль артына утырып, үзенең генә түгел, ә юлдагы башка кешеләрнең дә гомерен һәм сәламәтлеген зур куркыныч астына куя. Аларга бәйле эш җәмәгать судында карала.

 

Агымдагы елдагы саннар һәм күрелгән чаралар турында тулырак мәгълүмат алу өчен, полиция бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

— Бу елның ун аенда район­ юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 27 машина йөртүче тоткарланды. Барысы да суд каршысына басты. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен катгый җәзалар, хәтта җинаять җаваплылыгына тарту да каралган. Быел тоткарланган 27 шоферның икесенә карата нәкъ менә җинаять эше кузгатылды, чөнки алар бу хокук бозуга инде икенче тапкыр барган, — диде Илфат Әхмәтов.

Салмыш хәлдә юлга чыгучыларга карата закон рәхимсез: андыйларга 45 мең сум күләмендә штраф салына һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр. Әгәр дә машина йөртүче бу адымга кабат бара икән, аны инде җинаять җаваплылыгы көтә.

Юллардагы иминлек һәрберебезнең аңлылыгына бәйле. Бер мизгеллек җавапсызлык төзәтеп булмаслык фаҗигагә китермәсен иде.


Нет комментариев