Районда Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көнендә батырларны искә алдылар
Җәмгыять

Районда Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көнендә батырларны искә алдылар

Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Кайбыч җирендә Ракета һәм артиллерия гаскәрләренең 82 еллыгына багышланган тирән эчтәлекле, дулкынландыргыч тантана узды. Үткәннәр белән бүгенгене бәйләгән, буыннар чылбырын ныгыткан әлеге чара Шүширмә авылында Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдиновның бюсты янында митинг белән башланып китте.

Тантаналы чарада район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова, Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Кайбычның «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов катнашты. Шулай ук Германиядә, Әфганстанда, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар, авыл халкы һәм мәктәп укучылары җыелды.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Алия Биккулова сәламләде:

— Без бүген Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Шул ук вакытта Ватанны саклаган батырларыбызны да искә алабыз. Барыгызны да әлеге истәлекле вакыйга белән кайнар котлыйм. Күк йөзе һәрвакыт аяз, илебездә тынычлык булсын! Махсус хәрби операция тәмамланып, егетләребез гаиләләре, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде,—диде ул.

  • Отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов исә Кече Мәме авылында яшәүче, заманында Германиядә хезмәт иткән ветеран Василий Малахаевка Мактау грамотасы тапшырды. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен бирелгән әлеге бүләк «Яшь армиячеләр» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы, Казан Суворов хәрби училищесының элеккеге начальнигы, генерал-майор Александр Бородин тарафыннан имзаланган.
  • Колаңгы төп мәктәбенең яшь армиячеләре каһарман якташлары Тимерша Нәҗметдиновның тормыш һәм сугышчан юлын яңадан хәтердә яңартты. 1924 елның 27 декабрендә Шүширмә авылында крестьян гаиләсендә туган Тимерша 1932 елда гаиләсе белән Үзбәкстанның Фирганә өлкәсенә күченә. 1942 елның августында Кызыл Армия сафларына алынып, ноябрь аенда утлы фронт сызыгына җибәрелә. 45 миллиметрлы орудие командиры, сержант Нәҗметдинов Минск өлкәсенең Дундары, Латвиянең Бета, Польшаның Зандляк һәм Коббельбуде торак пунктлары өчен барган канкойгыч сугышларда, дошманның пулемет расчетларын һәм танкын юк итеп, тиңдәшсез батырлык күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы белән ул 1 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ул — Дан орденының тулы кавалеры. 1946 елда демобилизацияләнеп, Үзбәкстанның Палванташ бистәсендә нефть тармагында хезмәт куя. 1977 елның 26 октябрендә 53 яшендә вафат була. Бүген Палванташтагы бер урам аның исемен горур йөртә. Митинг ахырында геройның бюстына һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Йөрәкне тетрәндергән мизгел

  1. Алга таба чараның иң тетрәндергеч һәм дулкынландыргыч өлеше дәвам итте. Махсус хәрби операция барышында Ватан өчен гомерен биргән якташыбыз Илнур Хәмидуллинның исемен мәңгеләштерү йөзеннән авылның мәдәният йорты стенасына мемориаль такта кую тантанасы узды. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, геройның беренче укытучысы Зөлфия Сәлахова һәм авылдашлары Илнурны бары тик якты хатирәләр белән, чын батыр итеп искә алдылар. Борындык төп мәктәбенең Рифкать Кәлимуллин исемендәге яшь армиячеләр отряды аның кыс­ка, әмма горурлыкка тиң тормыш юлы белән таныштырды. Илнур 1990 елның 12 декабрендә Шүширмә авылында дөньяга килә. Борындык мәктәбендә 9 сыйныф, Яшел Үзән шәһәренең һөнәри лицеенда белем алгач, 2009 елда Улан-Удэ шәһәрендә һава десанты гаскәрләрендә хәрби хезмәт уза. 2010 елда туган нигезенә — әтисе Илдус, әнисе Люция, абыйсы Илназ янына кайта. Гөлназ исемле кыз белән гаилә корып, уллары Исламны үстерәләр. 2024 елның 6 августында Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә, 2026 елның 10 мартында геройларча һәлак була.
  2. Мәрмәр истәлек тактасын ачу хокукы авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдиновка, Илнурның абыйсы Илназга һәм улы Исламга бирелде. Авылдашлары геройның сурәте янына кызыл канәфер чәчәкләре салды.

Батырлар даны мәңгелек

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, Борындык һәм Колаңгы мәктәпләренең яшь армиячеләре, Шүширмә авылы үзешчәннәре, Колаңгы мәдәният йортының «Радуга» ансамбле Ракета һәм артиллерия гаскәрләренең 82 еллыгына багышланган «Ут һәм тугрылык: Гасырлар аша киләчәккә» дип исемләнгән концерт тәкъдим итте. Кичәне Борындык мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова һәм пенсиядәге укытучы Минзилә Ярхәмова алып барды. Концерт барышында Борындык мәктәбенең яшь армиячеләре Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында тагын бер мәшһүр якташыбыз — Социалистик Хезмәт Герое Рифкать Кәлимуллинның тормышы һәм фидакарь хезмәт юлы турында сөйләде.

— Без бүген тарихның мөһим мизгелләрен хәтердә яңарттык. Ракета һәм артиллерия гаскәрләренең 82 еллык данлы юлын, Бөек Ватан сугышы геройларын, Ватанны саклауда геройларча һәлак булган яшь егетебезне искә алдык. Без Тимерша Нәҗметдинов кебек батырларның, Илнур Хәмидуллин кебек яшь герой­ларның, Рифкать Кәлимуллин кебек фидакарь хезмәт геройларының исемнәрен мәңге хәтеребездә сакларга тиешбез. Аларның батырлыгы һәм хезмәте — безнең өчен үрнәк, — диде Илсинә Хөснетдинова.

Тантаналы кичә ике мәктәпнең яшь армиячеләр отрядлары башкаруында «Яшь армиячеләр» гимны белән тәмамланды. Үткәннәрнең хәрби батырлыгы, хезмәт даны һәм бүгенге каһарманнарның фидакарьлеге бер урында очрашкан әлеге көн һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.

 


Нет комментариев