Кайбыч районы урманнарында гөмбә сезоны кызган бер мәлдә җирле халыкны сискәндерерлек хәбәр таралды: Чүти авыл җирлеге тирәсендә аю күргәннәр. Хәзер урманга баручыларга аеруча уяу булырга кирәк — кыргый җанвар белән очрашу ихтималы фараз гына түгел.
Безнең яклар өчен бик сирәк кунак саналган кыргый җанвар белән очрашучыларның берсе — Чүти авыл җирлеге башлыгы Гөлнур Әхмәтшина. Ул үзенең тәэсирләре белән «Кайбыч-информ» журналистлары белән дә уртаклашты.
— Тормыш иптәшем Фингиз белән күрше Мәлки авылына таба бара идек. Ике авыл чигендә, юл кырыенда гына кечкенә аю баласына тап булдык, — дип сөйли Гөлнур ханым. — Истәлеккә фотога төшерим дип телефонымны алган идем, ул, якынлашып килүче машина тавышыннан куркып, югары вольтлы электр чыбыклары уза торган урман сукмагына кереп югалды.
Авыл халкы сүзләренә караганда, кыргый җанварны авыл аксакалы Мансур Хөснетдинов төзекләндергән «Ак кизләү» чишмәсе тирәсендә дә күргәннәр. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен, без Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Кайбыч районындагы дәүләт инспекторы Александр Куликовка мөрәҗәгать иттек.
— Аюлар күренү — уйдырма да, кемнеңдер фантазиясе дә түгел. Моны шул көнне Чүти — Мәлки юлыннан узган машиналарның видеорегистратор язмалары да раслады, — диде белгеч. — Минем уйлавымча, безнең районга күрше Чувашиянең Янтик районы урманыннан аю гаиләсе килеп чыккан. Анда ике балалы ана аю яшәве турында мәгълүмат бар иде. Юлда күренгән аю баласына якынча бер яшь тирәсе булырга тиеш.
Инспектор сүзләренчә, бер яшьлек аю балалары әле мөстәкыйль түгел, алар бары тик бер яшь ярым — өч яшьтә генә мөстәкыйль тормыш башлый. Димәк, юлда аю баласы очраган икән, кайдадыр бик якында гына аны якларга әзер торган ана аю да бар дигән сүз.
Республика буенча саннар ни сөйли?
Соңгы елларда Татарстан урманнарында коңгырт аюларның артуы еш күзәтелә. Отчет мәгълүматлары буенча, 2025 елда республика территориясендә 90 коңгырт аю теркәлгән (2024 елда — 97). Алар бигрәк тә Әгерҗе, Арча, Кукмара, Мамадыш (14 аю), Балык Бистәсе (27 аю) һәм Саба районнары урманнарын үз итә. Популяция саны торгызылу сәбәпле, 2024 елның 1 апреленнән коңгырт аю хәтта Татарстанның Кызыл китабыннан да чыгарылды.
Аю белән очрашсаң, нишләргә?
- Урман хуҗасы — сак җанвар, ул кешедән үзе дә читләшергә тырыша. Бәла-казага тарымас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:
- Тавыш биреп йөрегез. Урманда сөйләшегез, җырлагыз — кеше тавышын ишеткән аю читкә китә. Ялгыз түгел, төркем белән йөрергә тырышыгыз.
- Ризык калдырмагыз. Азык исе ерткычларны ерактан җәлеп итә. Чүпне үзегез белән алып кайтыгыз.
- Аю баласына якынлашмагыз! Аны фотога төшерергә яки ашатырга тырышмагыз. Ана аю баласын яклап шунда ук һөҗүм итәргә мөмкин. Баласы белән анасы арасына кермичә, тизрәк китү ягын карагыз.
- Очрашканда качмагыз. Кычкырмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз һәм йөгермәгез. Аюга артыгыз белән борылмыйча, тыныч тавыш белән сөйләшеп, әкренләп артка яки кырыйга чигенегез. Әгәр якынайса, рюкзак яки куртканы баш өстенә күтәреп, гәүдәгезне зуррак итеп күрсәтегез.
- Һөҗүм иткән очракта: әгәр аю куркыту максатыннан гына бәрелсә, йөзтүбән ятыгыз, аякларыгызны киң куегыз, куллар белән муен һәм башны каплап, хәрәкәтсез калыгыз. Әгәр ерткыч ачыктан-ачык һөҗүм итсә, кул астындагы барлык чаралар белән актив сакланыгыз.
Исегездә тотыгыз: урман — кыргый хайваннарның йорты, ә без анда кунак кына. Аю яки аның эзләрен күрсәгез, кичекмәстән урман хуҗалыгы белгечләренә яки авыл җирлегенә хәбәр итегез.
Нет комментариев