Борындык авылында туып-үскән каләмдәшебез хатирәләре белән уртаклаша.
«Суслонгер» дигән сүзне кечкенә вакытта Зәйтүнә әби авызыннан бик күп ишетергә туры килде. Ләкин бу сүз эченә күпме җан ачысы, әрнү, сыкраулар һәм югалтулар яшеренгәнен хәзер генә аңладым.
— Бабагыз иртә китте шул. Суслонгерда үпкәсенә салкын тидергән булган. Шуңа сугышта алган яра да өстәлгән иде, — дип сөйли иде безгә әнкәй.
Соңгы вакытта Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабын укып чыктым. Аннан интернет челтәрләрендә нәкъ менә Суслонгер хәрби лагерьлары турында кызыксына башладым. Илен саклау өчен кулына корал алган ир-егетләрне сугышка әзерләү өчен хәрби лагерьларга туплаганнар. Суслонгерда исә аларны ачтан интектергәннәр, бик күпләре сугыш кырына да барып җитә алмыйча, биредә һәлак булган.
Туганым, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Гөлнур Шәрәфиева белән улларыбызны алдык та, Марий иленә сәяхәткә кузгалдык.
Суслонгер авылына барып кердек. Авыл уртасында заманча кибетләр, матур йортлар каршы алды. Мәчеткә аерым игътибар иттек. Димәк, биредә татарлар яши. Безнең әлеге лагерь урынын табасы килде. Сораша тор­гач, юл күрсәтүче дә табылды. Бер ир кеше безне урман юлына кадәр озатып куйды да, аңлатып җибәрде.
Аллага тапшырып, сигез чакрым Марий урманы эченә кереп киттек. Шомлы, сикәлтәле урман юлы... Артыбыздан бер эт тә ияреп чабып бара.
— Ярый ла без машина белән барабыз. Сугыш елларында Суслонгер хәрби лагерена ирләренә ашарга алып баручы хатын-кызлар әлеге урман эченнән йөзләгән чакрым юлны җәяү узган. Аякларында чабата, җилкәләренә үзләренә дә чамалы гына булган ризык тутырган капчык асып барып та, ирләрен таба алмыйча, ризыкларын тапшыра алмыйча кайтучылар да күп булган, — дип сөйләп бардым балаларга.
Озак баргач, һәйкәлләр янына килеп чыктык. Кызыл кирпечтән ясалганы тирәсендә лагерьда кулланган әйберләр, калай савыт-сабалар куелган. Шунда ук исемсез каберлекләр дә күренә. Тагын берничә һәйкәл барлыгына игътибар иттек. «Суслонгердагы хәрби өйрәтү үзәгендә газаплардан һәм йончыгулардын һәлак булган якташларыбызга мәңгелек истәлек» дип язылган мәрмәр ташларны Югары Ослан, Саба, Теләче һәм Кукмара районнары урнаштырган.
Кайтыр юлга борылганда, авыл уртасындагы зәвык белән эшләнгән мәчеткә тукталдык. Сораша, сөйләшә торгач, мәчет салдыручы Илгиз Кәримовның өен эзләп таптык. «Без Татарстаннан», — дип, үзебез белән таныштырдык. Туганнары кебек кочак җәеп каршы алдылар. Илгиз абый хәрби частьләрдә хезмәт итеп, отставкага чыгып, тормыш иптәшенең туган авылына кайтып урнашкан. Улы Азат белән шәхси эшмәкәрләр.
— Суслонгер хәрби лагеренда һәлак булган солдатлар рухына мәчет салдыру теләгем барлыгын әйткәч, авылыбыз халкы күтәреп алды. Бергә һәм бердәм булып башкардык бу эшне, — диде ул.
Суслонгер авылын эзләп табу барыбызга да горурлык хисе уятты. Балаларыбыз өчен дә патриотик тәрбия булды.
Әлеге язмам күпләрнең хатирәләрен яңартыр дип уйлыйм. Әти-әниләреннән, әби-бабайларыннан ишетеп, язып калган истәлекләр булса, безгә языгыз, шалтыратыгыз. Марий урманында ятып калган райондашларыбыз турында хатирәләр газетабыз битләрендә урын алачак. Апас һәм Кайбыч районнарыннан да Суслонгер лагерында чыныгу узып сугыш кырларына юл алган, ачлыктан, салкыннан урман эчләрендә ятып калган бабайларның саны бихисап дип уйлыйм. Безгә дә истәлек һәйкәле урнаштырырга вакыт җиткәндер.
Гүзәл Зәйнуллина-Хилавиева, Апас районының «Йолдыз» газетасы редакторы
Нет комментариев