АИ-98 бензины Татарстанда бер атна эчендә 4,5 сумнан артыкка кыйммәтләнгән
Хәбәрләр

АИ-98 бензины Татарстанда бер атна эчендә 4,5 сумнан артыкка кыйммәтләнгән

Татарстанда 7 июльдән 13 июльгә кадәр иң нык кыйммәтләнгән бензин маркасы АИ-98 булды.

Росстат мәгълүматлары буенча, аның уртача бәясе берьюлы 4,53 сумга арткан – литры өчен 98,40 сумга кадәр. Бер атна элек мондый бензинның литры уртача 93,87 сум тора иде.

Ягулыкның башка төрләренә бәя сизелерлек үзгәрмәгән. АИ-95 бензины 10 тиенгә кыйммәтләнде — литры 73,85 сумга кадәр. АИ-92 бәясе 13 тиенгә арткан һәм литры 68,11 сумга җиткән.

Дизель ягулыгы бер атна эчендә бәясе 8 тиенгә арткан — литр өчен 81,65 сумга кадәр.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев