Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.

Көндез урыны белән республиканың көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгыр явачак.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка юнәлешне үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Көндезге һава +25 градустан +30 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/bugen-tatarstanda-30-graduska-kadar-esse-bulacak-5926138 


Нет комментариев