Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

13 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, урыны белән яңгыр явачак. Иртән томан төшүе ихтимал. Урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.

Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 17-22 метрга кадәр көчәя.

Көндез максималь температура +22..+27 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев