Илебез күләмендә кабул ителгән «Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да халык сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чараларга юл ачты.
Авылларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу шуның ачык мисалы. Республикада әлеге проект кысаларында эшләүче “Татарстан халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту буенча максатчан чаралар” программасы районыбызда 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Шушы еллар эчендә бездә модульле унөченче пункт төзелде. Олы Подберезье авылындагы врачлык амбулаториясен дә кертсәң, ундүртенчесе була.
Чүтидә яшәүчеләр дә авылларында шундый сәламәтлек йорты төзелүен күптән көткән иде. Ниһаять, хыяллары тормышка ашты. Көзнең беренче көне – 1 сентябрьдә аларда да модульле фельдшер-акушерлык пунк ты файдалануга тапшырылды. Мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан бу матур бина авылга ямь биреп тора. Халык өчен кирәкле булган шундый социаль объектларны ачу бездә һәрвакыт зур бәйрәмгә әйләнә. Монда да иртәдән халык җыелды. “Чүти мишәрләре” ансамбле башкарган җырлар барысына да бәйрәм кәефе өстәде.
Шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, үзәк сырхауханәнең баш врачы Гөлнара Сафиуллина килгән иде.
– Иң зур байлык – сәламәт лек не кайгыртуга йөз тоткан прог рамма белән без Чүти авылына да килеп җиттек. Бу матур бина авыл халкы сәламәтлеген саклау да озак еллар хезмәт итсен иде, –диде Альберт Илгизәрович. – Республикабызда төрле программалар эшләп килә. Алар ярдәмендә бездә дә төрле социаль объектлар, юллар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, баганаларда утлар яна. Район башлыгы булып эшли башлаган елларымда, беренчеләрдән булып, Чүти авылы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Бу программалар бөтен авылларны колачлый. Кыскасы, авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудырыла. Моның өчен без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтле. Биредә эшләүче фельдшер Марат Ситдыйковка эшендә яңа уңышлар телим. Әлеге фельд шер-акушерлык пунк тына сезгә профилактика үтү өчен генә килергә язсын, – диде ул.
Министр Фәнил Әһлиуллин да үз чыгышында федераль һәм республика программаларының халык тормышында әһәмиятле урын алып торуына, аларның дәвамлы булуына басым ясады. “Авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру турында сөйләгәндә, без, беренче чиратта, сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеген күздә тотабыз. Шуңа да үзегезне, сәламәтлегегезне саклагыз», – диде ул.
– Чүти авылы халкы миңа аеруча якын. Чөнки участок табибы булып эшләгән елларымда мин бу як халкына да хезмәт күрсәттем. Модульле фельдшер-акушерлык пунктларның барысында да уңайлыклар тудырылган. Медицина хезмәткәрләренә шундый уңайлы хезмәт шартлары тудырудагы ярдәмнәре өчен республика, район җитәк челегенә рәхмәтлебез. Чүти – зур авыл. Шуңа да монда тагын бер фельдшер билгеләүне күздә тотабыз. Форсаттан файдаланып, Чүтидә 33 ел дәвамында фельдшер булып эшләп, халык сәламәтлеге сагында торган Фәридә Гыйззәтовага да олы рәхмәтемне җиткереп, бүләгемне тапшырам. Төзелеш барышында авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та зур кайгыртучанлык күрсәтте, – диде Гөлнара Сафиуллина.
Авыл имамы Рәшит Вилда новның да чыгышы рәхмәт сүз лә ре белән сугарылган иде.
– Аллага шөкер, соңгы ун елда авылыбызда уңай як ка үзгәрешләр күп булды, алар ның барысы да күз алдыбызда эшләнде. Безне програмалардан читтә калдырмаганы өчен Альберт Илгизәровичка рәхмәтлебез. Без, картларның сәламәтлеге какшап бара, сыр хауханәгә дә еш мөрәҗәгать итәр гә туры килә. Табиблар һәр вакыт ачык йөз белән каршы алалар, тиешенчә дәвалыйлар. Авылыбыз фельдшеры Марат Ситдыйковка да рәхмәттән башка сүз юк, – диде ул.
Мәгариф ветераны Фидания Камалова яңа ФАП төзелүен зур түземсезлек белән көтүләрен, аның авыл халкы өчен зур бүләк булуын әйтеп узды.
Символик ал тасманы кис кәннән соң, барысы да яңа ФАП бинасына үтте, андагы матурлыкны, иркенлекне күреп сок ланды. Әлеге бинада авыруларны кабул итү, процедура, санузел һәм башка бүлмәләр бар, газ белән җылытылачак.
Фельдшер Марат Ситдыйков, медицина көллиятен тәмамлап, 2019 елда туган авылына эшкә кайткан.
– Үзебезгә аерым бина
төзелүе барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга. Моңа кадәр мәдәният йортындагы бер бүлмәдә эшләргә туры килде. Барлыгы 585 кешегә хезмәт күрсәтәм. Урында гына ятучы авырулар да бар. Авыл зур, җәяү тиз генә йөреп чыгарлык түгел. Шуңа узган ел үзәк сырхауханәгә кайтарылган “Лада Гранта” машинасының берсен безгә бирделәр, – диде ул.
Киләсе сәламәтлек йорты Мөрәледә, аннан соң Ульянковода төзеләчәк.
Нет комментариев