Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Дачада суны законсыз файдаланган өчен штраф салырга мөмкиннәр

Бу хакта «Абзац»ка закон чыгаруны үстерү үзәге директорының беренче урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Дмитрий Матюшенков сөйләде.

Милектә кишәрлек булу хуҗага андагы барлык табигый ресурслар белән идарә итәргә автоматик хокук бирми, дип аңлатты ул. Җир асты сулары дәүләт фондына керә һәм "Җир асты байлыклары турында«гы закон һәм санитария нормалары белән көйләнә.

Юрист сүзләренчә, суны шәхси максатлар өчен — мәсәлән, эчү, ризык әзерләү, бакчага су сибү, бассейнны тутыру яки автомобиль юу өчен кирәк булса, куллануга рөхсәт таләп ителми.

«Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен штраф каралган: гражданнарга — 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр булачак», — дип ачыклык кертте Матюшенков.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев