Юл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәте — ул асфальт һәм вак таш түшәлгән чакрымнар гына түгел, ә һәр көнне машиналар йөрүче, балалар мәктәпкә баручы, өлкәннәрне эшкә илтүче ышанычлы юллар да.
Бу — районның һәр кешесе өчен иминлек һәм уңайлылык дигән сүз. Быел районның юл челтәрен яңарту кысаларында шактый эш башкарылган: 24 чакрым озынлыктагы җирле һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары яңартылган. Моннан тыш, яңа тротуарлар ясалган, заманча юл билгеләре урнаштырылган, юлларга тамгалар төшерелгән. Олы Кайбыч авылының урам-юл челтәре һәм «Олы Кайбыч — Колаңгы» төбәк автомобиль юлының ремонтланган участоклары зур әһәмияткә ия. Бу юллардан көн саен күпме кеше файдалана, алар вакытны янга калдырырга һәм руль артында үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә.
Хәзерге вакытта Сосновкага илтүче җирле әһәмияттәге автомобиль юлында вак ташлы өслек ясау эшләре дәвам итә. Төзүчеләр бригадасы эш темпын саклап, билгеләнгән вакытка өлгерү өчен тырышып эшли. Юл төзүчеләр халыкны аеруча борчыган проблемалы участокларны да игътибарсыз калдырмады. «Олы Кайбыч — Колаңгы — Федоровское» төбәк автомобиль юлының бер өлеше тәртипкә китерелде. Хәзер бу юнәлештә йөрү тагын да уңайлырак һәм куркынычсызрак булды.
Нет комментариев