Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кәбестәнең эче нигә карала?

Бу авыру тамырлагыч (сосудистый) яки лайлалы (слизистый) бактериоз дип атала.

Авыруны кәбестә ярата торган кортлар, бөҗәкләр һәм яңгыр тарата. Кәбестәгә бу чир эләккән икән, бу урынга аны кабат 4–5 елдан алда утыртырга ярамый. Уңышны җыйгач, бөтен чүпләрне, кәбестәнең бер тамырын да калдырмыйча җыеп алырга, җирне тирән итеп казып чыгарга кирәк. Һәм калын катлам итеп көл белән хлорлы известь сибәргә кирәк.

Чир кергән кәбестәдән орлык ясалган булса да, үсеп чыккан кәбестә чирләячәк. Кәбестәне утырткач, азотлы ашламалар сибелә. Кәчәннәр барлыкка килгәч, андый ашламаны сибүне туктатырга кирәк. Азот күп керсә, кәбестә яфракка котыра, яфраклары артык сусылга әйләнә һәм бу бактерия тизрәк тарала. Шуңа күрә кәчән барлыкка килгәч, фосфор һәм калий кергән ашлама сибә башларга кирәк.

10—14 көн үткән саен кәбестәнең үзенә һәм җиренә көл сибеп торсагыз да була. Җиренә көл сипкәч, төбен йомшартырга кирәк — көл аскарак китсен өчен. Тиресне күп кертмәгез, анда азот күп. Бактерия эләккән булса, ул сакларга куйган кәбестәләрдә дә барлыкка киләчәк.

Чыганак: https://vk.com/club234408199?w=wall-234408199_433

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев