Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Кайбыч кызлары» биючеләре «Балкыш» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады

Кайбычлылар Татарстан Республикасы ветераннары арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» IХ республика фестивале лауреатларының гала-концертында катнашты.

Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында узган бу зур тантана берьюлы берничә мөһим датага — Россия көненә, Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук ветераннар оешмасының 40 еллык юбилеена багышланды.

«Пирамида» сәхнәсе ул көнне чын мәгънәсендә җыр-биюдән гөрләп торды. Республиканың төрле почмакларыннан җыелган пенсия яшендәге кешеләр яшьләргә биргесез әле: ут чыгарып бииләр, оста итеп җырлыйлар, нәфис сүзне җиренә җиткереп сәнгатьле итеп сөйлиләр. Биредә татар, рус, чуваш, мари, мордва һәм керәшеннәр, үз телләрендә чыгыш ясап, халыклар дуслыгының ил өчен иң зур горурлык икәнен тагын бер кат исбатлады. Халыклар дуслыгы — Россиянең иң зур горурлыгы ул!

Татарстан Ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әлеге бәйгенең республиканың һәр районында узуы һәм чыгыш ясаучылар арасыннан Казанга — «Пирамида» сәхнәсенә иң яхшы коллективларның гына сайланып алынуын билгеләп үтте.

— Россия — күпмилләтле ил һәм анда төрле милләт вәкилләре бердәм булып яши. «Балкыш» фестивале милләтара дуслыкны ныгытуга, өлкәннәрнең хезмәт батырлыгын данлауга да зур өлеш кертә, — диде Хәбир Иштирәков. — Бәйгенең дәрәҗәсе бик югары — быел фестивальдә өлкән яшьтәге 27 меңнән артык кеше катнашты. Бу бик зур сан. Өлкәннәрнең шулай сәхнәгә тартылуы мактауга лаек күренеш.

Халык талантларын котлау өчен сәхнәгә чыккан ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да өлкән яшьтәгеләргә соклануын, алар белән горурлануын белдерде. 

Сәхнәдә чыгыш ясаган иң яхшы коллективлары арасында «Кайбыч кызлары» бию төркеме дә бар иде.

— Әлеге бию төркеме белән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева җитәкчелек итә. Без сәхнәдә «Мәтрүшкә» биюе белән чыгыш ясадык. Хореограф Гөлнара Хәялиева, бу биюне сәхнәгә куеп, туган ягыбызның матурлыгын, кунакчыллыгын, мәтрүшкәгә бай тугайларын ачып салырга мөмкинлек бирде, — диде үзе дә шушы төркемдә биюче район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина. — «Балкыш» фестиваленең гала-концертына бу көнне Кайбычтан ике автобус китте. Аның беренчесендә биючеләр булса, икенчесендә авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре иде. Безгә шундый мөмкинлек тудыруы өчен барыбыз да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле. Без һәрвакыт аның ярдәмен тоеп эшлибез.

— Концерт барышында өлкәннәр өчен горурланып утырдым. Мин үзем дә җырларга яратам. Авылдашларым белән сәхнәдә еш чыгыш ясыйбыз. Безгә күңелле ял сәгатьләре бүләк итүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — диде Олы Подберезье җирлегенең ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева.

"Кайбыч кызлары"ның уңышы — районда өлкәннәргә булган зур игътибарның һәм аларның сүнмәс яшәү дәртенең ачык гәүдәләнеше. Кызларыбызга алга таба да яңа сәхнәләр яуларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев