Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар Чувашиянең Урмай авылында узган милли бәйрәмне гөрләтеп кайтты

Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, Кайбыч районы уңганнары быел да Урмайда узучы Сабантуйда катнашты.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация — район Советы, башкарма комитетта эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар барды. Милли бәйрәмгә урмайлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда, район үзәге Комсомолда яшәүчеләр дә җыелды.

Сабантуйның асылын ачып салган җыр-биюләрдән соң сүз алган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләү чыгышында ике республика — Татарстан һәм Чувашия Республикалары вәкилләренең гомер-гомергә дус-тату яшәвенә, бер-берсенә кунакка йөрешүләренә, бу дуслыкның алга таба да дәвамлы булачагына ышанычын белдерде. Комсомол районы җитәкчеләренә татар халкының милли ризыгы чәкчәкләр тапшырды. Татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертеп калдырган Фәрит Гыйбатдиновның тормыш иптәше Вәгыйзә апаны быел да сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.

Район башлыгы ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызга Сабантуй уңаеннан мөрәҗәгатен ирештерде. Котлауда билгеләп үтелгәнчә, милли бәйрәм милләттәшләребезне берләштерә һәм яшь буында халкыбызга карата горурлык хисләре уята. ТР Рәисе котлавында милли гореф-гадәтләребезне саклаулары, туган телгә һәм мәдәниятебезгә тугры калулары өчен зур рәхмәт белдерә. Ул бу бәйрәмне рухи бердәмлек һәм халкыбызның бай мирасын саклап калу символы дип атый. «Сабантуй — игенченең мул уңышка нигез салган тырыш хезмәте тантанасы. Халыкта, тырышлык бәхет китерер, дигән әйтем бар. Күтәренке кәефле һәм кунакчыл мәйдан һәркемгә шул бәхеттән юмарт өлеш чыгарсын. Төрле милләт һәм дин вәкилләре җыр-биюгә, спорт бәйгеләре, халык уеннарында осталыгын күрсәтә», — диелә котлауда.

ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов та котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәмдә Чувашия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Петр Краснов, Комсомол округы башлыгы Николай Раськин, Урмай территориаль бүлеге башлыгы Айрат Ямалетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

— Чувашия Республикасы териториясендә татар халкының борынгыдан килүче иң яраткан бәйрәме — Сабантуй узуы үзе үк бездә милләтләр дуслыгының ныклы булуын раслый. Бер мәйданда татары, рус, чувашы, башка халыклар вәкилләре рәхәтләнеп күңел ача, — диде Николай Раськин. — Язгы чәчү төгәлләнгәч, хезмәт кешесенә дан җырлаучы бу бәйрәм киләчәктә дә дәвамлы булсын. Илебезнең азык- төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәрен ел саен шушы мәйданда хөрмәтлибез. Игенчеләребез, яшелчә үстерүчеләр, эшкәртү сәнәгате вәкилләре, һава торшының нинди булуына карамастан, һәрвакыт эш урыннарында.

Тантаналы ачылыш тәмамланганнан соң, кунаклар Кайбыч районында яшәүче татарлар һәм керәшеннәрнең кунакчыл йортлары белән танышты. Аларны җыр-биюләр, милли ризыклар белән каршыладылар, уеннарда катнаштырдылар.

Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә алар бай программа әзерләп килгән. Җырладылар, биеделәр, халык уеннарын оештырдылар. Казаннан килгән җырчы Ирек Галиевның да һәр чыгышын алкышларга күмделәр. «Авыл денс» халык балалар бию коллективы чыгышы урмайлылар өчен зур бүләк булды. Мәйданда халык уеннары гөрләде, биле ныклар бил алышты. Сабантуйга килгән иң өлкән яшьтәге хатын-кызны, ир-атны билгеләделәр.

Бәйрәмдә халык фикерен дә тыңладык. Бертөрле киенгән ике ханым янына килдем.

— Сабантуйны бер елны да калдырганыбыз юк. Искиткеч матур бәйрәмнән ел буена җитәрлек көч-куәт алабыз. Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләр, йолаларны күреп кайтабыз. Кайбычлар булдыра, рәхмәт аларга, ел саен бәйрәмгә ямь өстиләр,- диде Шакирә Шәмдинова. — Без икебез дә Урмай авылында туып-үстек. Әлфия дустым гомер буе җәмәгать туклануы системасында эшләде, ә мин әле дә сәүдә өлкәсендә. Яшьрәк чагында Кайбыч базарына да сату белән бара идем. Сабан туе — ул безнең очрашу урыны да. Бүген монда бик күп танышларыбызны очраттык.

Кайбыч егетләре көрәштә дә сынатмады! Сабантуйның абсолют батыры — якташыбыз Раил Фәсхетдиновка Кайбычтан батырга дип алып килгән бүләк — телевизор тапшырылды. Кайбычлылар — Марсель Сәйфуллин үз авырлыгында көрәштә — беренче, Инсаф Низаметдинов белән Риназ Фәсхетдинов — икенче урында.

«Киләсе елга да безгә килегез. Кайбычлылар Татарстаннан читтә яшәүче татарларга чын бәйрәм ясап китә», — дип озатып калды безне Чувашия республикасында яшәүче милләттәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев