Бүген илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады.
Кояшлы беренче сентябрь иртәсендә Кошман мәктәбе дә укучыларын, укытучыларын кабат бергә җыйды. Быел биредә 85 укучы белем алачак, беренче класска 11 бала – җиде кыз һәм дүрт малай укырга килде. Аларга укытучылары Динә Вилданова каршы алды.
Бәйрәм яшь армиячеләрнең гимннар астында тантаналы рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Кайбыч районы флагларын күтәрүеннән башланды. Мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, Белем көне белән котлап, мәктәпнең узган уку елында булган уңышларына тукталды. Әлеге уңышларга үз өлешен керткән педагогларны һәм алдынгы укучыларны бүләкләде. Педагогик коллектив яңа кадрлар белән тулыланган. Хәзер кызларны технологиядән Гүзәл Гыйләҗева укыта, ул шулай ук педагог-организатор вазыйфаларын да башкарачак. Физкультурадан күптән түгел генә югары уку йортын тәмамлаган Илнур Әхмәтшин белем бирәчәк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга дип башкарма комитетның исәпләү-контроль палатасы рәисе Юлия Журавлева килде. Ул укучыларны, педагогларны, ветеран укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм беренчеләргә бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да изге теләкләрен ирештереп, укырга керүчеләргә күчтәнәчләрен өләште. “Садриева” һәм “Җәләлиева” крестьян-фермерлык хуҗалыклары да аларга бүләкләр әзерләгән. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйлар күп итеп шигырьләр һәм җырлар өйрәнеп килгән. Тугызынчы класска баручылар белән бергәләп матур чыгыш ясадылар. Абый-апалары, кулларыннан җитәкләп, аларны мәктәпкә – мавыктыргыч та, серле дә белем иленә алып керде. Тырышып укырлар, сынатмаслар дип ышанасы килә.
Кошман мәктәбендә һәр бәйрәм әнә шулай матур уза, бүгенгесе дә күңелләргә үтеп керерлек ямьле булды.
Нет комментариев