Нишләп кыяр яфраклары артык зур булып үсә?
Бакчачылар еш кына кыяр яфракларының әрекмән кадәр зур булып үсүенә тап була.
Бу күренеш үсемлекнең яхшы үсүен түгел, ә аның стресс кичерүен яки дөрес тукландырылмавын аңлата. Яфрак артык зур булса, кыярлар үсә алмыйча саргаеп коела башлый. Моның 4 төп сәбәбе бар.
Зур яфраклар үсүнең сәбәпләре
1. Азот ашламасының артык күп булуы
Бу — иң еш очрый торган сәбәп. Азот үсемлекнең яшел массасын (сабагын һәм яфракларын) «котырта», ә уңыш бирүне тоткарлый.
Кагыйдә: Азотлы ашламалар сезонга ике тапкыр гына кертелә. Беренчесе — үсентеләр (рассада) өйдә үскән чорда, икенчесе — бакчага яки теплицага утыртып бер атна үткәч. Төпле кагыйдә шул: алга таба бары тик фосфор һәм калий кергән ашламалар гына кулланырга кирәк.
Тирес хатасы: Кыяр төбенә яңа (свежий) тирес кертү дә шушындый ук нәтиҗәгә китерә. Тизәк тулысынча череп беткәнче тирә-якка күпләп азот бүлеп чыгара. Бу очракта кыяр да, помидор да бөтен көчен яфрак үстерүгә бирә.
2. Тәүлеклек температураның кискен үзгәрүе
Көндез көн артык кайнар булып, төнлә кискен суынса, кыяр стресс кичерә һәм моңа яфрак массасын арттыру белән җавап бирә.
3. Куе итеп утырту
Кыярлар бер-берсенә артык якын утыртылса, алар яктылык өчен көрәшә башлый. Кояш нурларын күбрәк тотып калу өчен яфракларын киңәйтә.
4. Утырткан беренче айда суны артык күп сибү
Бу чорда суны чамалап кына сибәргә кирәк. Сәбәпләре түбәндәгечә:
Артык күп су сипкәндә, кыярның тирәнлеккә китә торган аскы тамырлары үсә алмый.
Моның аркасында туфрак өслегендәге өске тамырлар гына җәелеп үсә.
Савыттан су сипкән саен, бу өске тамырлар дымны тиз генә үзләренә суырып ала да яфракка җибәрә. Нәтиҗәдә, яфрак әрекмән кадәр зур булып үсә.
Үсемлек зуррак үскән саен проблемасы да күбәя: җәелгән тамырлар суны сабак белән яфракка гына ташый, ә яңа гына барлыкка килгән кечкенә кыярларга дым җитми. Шуңа күрә алар саргая һәм коела.
Проблеманы ничек чишәргә? Бакчачыга киңәшләр
Ашламаны үзгәртү: Азотны бөтенләй туктатырга. Аның урынына монокалий фосфат яки калий чыганагы буларак агач көле төнәтмәсе сибегез.
Көлле су рецепты: 1 литр көлне 10 литр суга кушып, 1–2 көн тотарга. Аннан соң әзер төнәтмәнең 1 стаканын 10 литр чиста суга кушып, кыяр төбенә сибәргә.
Иммунитетны күтәрү: Кыяр яфракларына «Циркон» препаратын сиптерергә кирәк. Бу үсемлеккә стресстан чыгарга һәм әкренләп үз калыбына кайтырга ярдәм итәр.
Иске яфракларны эшкәртү: Зур булып үскән яфраклар табигый рәвештә кечерәймәячәк, алар шулай калачак. Вакыт үтү белән бу зур яфраклар саргая башларга мөмкин. Андый очракта аларны үсемлеккә чир йоктырмас өчен саклык белән өзеп ташларга (кисеп алырга) кирәк. Яңа үсеп чыга торган яфраклары инде нормаль зурлыкта булачак.
Чыганак: «Татар-информ» https://vk.com/club234408199
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев