Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән
Хәбәрләр

Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән

Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 5881 кеше мөрәҗәгать иткән.

Аларның 1253е – балалар, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Талпан боррелиозының — 10, талпан энцефалитының читтән кертелгән өч очрагы ачыкланган. Урман бете кадалу очраклары Чиләбе, Кемерово өлкәләрендә һәм Новосибирскида ял иткән вакытта булган.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев