Татарстанда ике балыкчы утырган көймә әйләнеп капланган, берсе һәлак булган.
Бу турыда Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига 7 июль иртәсендә Идел елгасында, Татарстанның Яшел Үзән районы Улитино авылы янында булган. Бер балыкчы ярга йөзеп чыккан, икенчесе батып үлгән.
Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре алып барыла.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/lodka-s-rybakami-perevernulas-v-tatarstane-est-pogibsii-5926088
Нет комментариев