Татарстанда 10 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булуы ихтимал.«Иртә белән кайбер районнарда томан булырга мөмкин.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метр әшкил итә, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы бар.
Көндез максималь температура +21...+ 26 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта һәм көньякта +30 градуска кадәр җылы булачак.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bugen-kyska-vakytly-yangyrlar-ham-30-graduska-kadar-ylylyk-farazlana-5926188
Нет комментариев